Любимов Владимир Яковлевич
Любимов Владимир Яковлевич 1925 елның 3 июлендә Алабуга районы Черкас авылында туа. Олы Шүрнәк җидееллык мәктәбен тәмамлап, ул 1940 елда Алабугада китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. Әмма аңа укуны дәвам итәргә туры килми, Ватан сугышы башлана. Колхозда бераз кырчылык бригадасы бригадиры булып эшләгәннән соң, 1943 елның 15 гыйнварында ул Совет Армиясе сафларына чакырыла.
В. Любимов 103 нче гвардияче һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Кыю десантчы самолеттан 58 мәртәбә сикерешләр ясый, ә бер мәртәбә дошман тылына төшә. Сугыштагы каһарманлыклары өчен ул III дәрәҗә Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале һәм дистәләгән башка медальләр белән бүләкләнә. Владимир Яковлевич 1950 елның 10 маенда гына хәрби хезмәттән азат булып, туган ягына кайта. Башта Морт районы авыл хуҗалыгы продукциясе хәзерләү идарәсендә эшли. 1954 елда “утызбишмеңенче” ләр исәбендә “Жданов” колхозына рәис итеп тәкъдим ителә. 1960 елдан 1970 елга кадәр эреләндерелгән “Труд” колхозының, аннан “Фрунзе” колхозы рәисе булып эшли. В. Любимовның колхоз рәисе булып эшләгән стажы – 27 ел.
1981 елдан ул Алабуга инкубатор станциясе директоры булып эшли. В. А. Любимов шәһәр һәм район тормышында һәрчак актив катнаша. Ул озак еллар Алабуга партия райкомы члены, район Совет депутаты була.
Авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә казанышлары өчен ул дистәләгән Мактау кәгазьләре ала. 1975 елда КПССның өлкә комитеты һәм Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
В. Я. Любимов энергияле, таләпчән, эшлекле җитәкче, оста оештыручы, гаиләдә тыйнак, тәртипле кеше иде.
Озакка сузылган каты авырудан соң бары 61 яшендә, аяныч рәвештә бик иртә, 1986 елның 11 августында Владимир Яковлевичның гомере өзелде. Аның образы туганнары һәм балалары, хезмәттәшләре һәм дуслары күңелендә әле дә саклана.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.