Максудов Таһир Хабибрахман улы.
-Иске Чаллыда укытучы булып эшли идем. Мине 1941 елның 17 июнендә хәрби комиссариатка чакырдылар. Бардым, комиссия үттем. Авылга кайтып әзерләнергә 4 сәгать вакыт бирделәр,-дип искә ала Таһир ага.-Өйгә кайтып, әни белән чәй эчтек тә,иптәшләрем белән урам әйләндек. ...Һәм яңадан район үзәгенә киттем.
Безне кичекмәстән Украина ягына озаттылар. Поездда сугыш башлануын белдек.
Безне җәяүләп кире юнәлешкә Новгород-Волынскига җибәрделәр. Анда кием-салым, корал алдык. Шунда беренче тапкыр фашист бомбалары астында калдык.
Чигенәбез. Тамак ач, эчәргә су гына да юк. Кое-күлләрне читләтеп үтәбез, суы агуланган булуы ихтимал диделәр. Җәяүләп тәүлеккә сиксәнешәр километр юл үтәбез.
Дон елгасын кичү ифрат авыр булды.
Иптәшләрем белән бер бакча өен сүтеп, салсымак әйбер әмәләп суга кереп киттек.
Елганы туктаусыз бомбага тоталар.
Бомбаларның берсе безгә якын төште бугай, салыбызны дулкын күтәреп алып, ярга китереп бәрде. Салдагы иптәшләремнән берүзем исән калдым.
...Әрнүле чигенүләрдән соң һөҗүмнәр шатлыгын да кичерә Таһир Максудов. Ул сугышны өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Болгариягә җитеп тәмамлый.