«Җиңү» дип типте йөрәкләр.
Сугыш. Нибары биш аваздан торган әлеге куркыныч сүздә күпме хәсрәт,күпме күз яше. Бу – вакытсыз өзелгән яшь гомерләр, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән тулы бер буын, ирләре әйләнеп кайтуын гомерләрнең азагынчы өметләнеп көткән толлар, кияүгә чыга алмыйча картайган кыз-әбиләр…
Без,Бөек Ватан сугышы ветераннары, Җиңү бәйрәме көнендә үткәннәрне, әрнүле югалтуларны, сугышчан дусларыбызны искә алабыз.1941 елның 22 июнендә башланган каһәрле сугыш 1418 көнгә сузылды.
Ул чагында әле мин 15 яшьлек малай идем.Көтү куып кайткан әнием җиткерде миңа әлеге яман хәбәрне. Билгеле, ул вакытта мин әле аның мәгънәсенә төшенеп тә җитмәгәнмендер. Агач эшкәртү цехына эшкә баргач ( мин анда өйрәнчек булып эшли идем), ир- атларның җыелышын бик борчулы кыяфәттә сөйләшеп торуларыннан ниндидер куркыныч килүен аңладым. Һәм 5-10 көннән цехта ике яшүсмер генә калды, ир- егетләр сугышка алынды. Хәтерләвемчә, аларның берсе дә кире әйләнеп кайта алмады.
Агач эшкәртү цехы 15-16 яшьлек үсмерләргә калды. Без көнкүреш җиһазлары ясауны ташлап, чаңгылар, мина һәм снаряд әрҗәләре ясауга күчтек.
Башта берәү дә сугышның шулкадәр озакка сузылачагын күзалламады. Сугышка китүчеләр дә тиздән җиңү яулап кайтачакларына инанган иделәр. Булмады.
Кулларына корал тотып дошманга каршы күтәрелүчеләр үз бурычларын намус белән үтәделәр. Күп югалтулар хисабына булса да, мәкерле, рәхимсез фашистны үз өненә кадәр җитеп дөмектерделәр. Сугыштан соңгы илне төзекләндерүдә дә алар зур көч куйды. Үзләренә лаеклы алмаш калдырдылар. Инде лаеклы ялда булсалар да, бүген дә үз үрнәкләрендә яшь буынны тәрбиялиләр.
Кайвакыт, җиңүгә кем күбрәк өлеш кертте,фронттагылармы әллә тыл хезмәтчәннәреме, дигәнрәк бәхәсләр ишетелгәли. Мин әйтер идем: һәр икесе җилкәсенә йөк авырлыгы бердәй төште. Легендар маршал Г.Жуков сүзләре белән әйтсәк: “Тыл –җиңүнең яртысы һәм артыграк та”. Хәсрәт һәм авырлык бөтен кешегә җитәрлек булды.
Ничек кенә булмасын,илебез халкы авыр сынауларга бирешмәде,җиңү яулады. Без, сугыш ветераннары өчен Җиңү көненең статусын күтәрү хакындагы хәбәр дә куанычлы булды. Тыл хезмәтчәннәрен сугыш ветераннарына тиңләп , аларга льготалар билгеләү тәкъдиме дә игътибарга лаек .Аларның сафы көннән-көн сирәгәя бара бит.
Чыннан да, сугышта катнашучылар турында күп язылды, кинолар күрсәтелде.Ә тылда хезмәт куючылар ничектер күләгәдәрәк калды. Солдат хатыннары җиңүне якынайту өчен ачлы-туклы көнне-төнгә ялгап эшләделәр, балалар тәрбияләделәр.
Әйе, ул чор кешеләре арабыздан китә тора. Бүген без оныкларыбызга: “Тынычлыкны саклагыз, халыклар бердәмлеген һәм дуслыгын ныгытыгыз. Һәм бәхетле булырсыз”,- дип әйтәбез икән, бер дә юкка гына түгел. Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге аркасында гына без Бөек Җиңүгә ирешә алдык. Уртак казанышка урыс та, бердәй өлеш кертте.
Бүген җиңү яулап кайтканнарның күбесе арабызда юк инде.Шуңа күрә Җиңү көне шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Барыгызны да Җиңү көне белән, райондашлар !
Л.Миндрюков,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Базарлы Матак авылы