Минем бабам Минегалиев Корбангали Минегали улы 1912 елда Адай авылында дөньяга килгән. Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Анда сапер булып хезмәт итеп, яраланып туган якларына әйләнеп кайта. Әбием Мөнәвәрбикә белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Мирзагали якты дөньяда юк инде. Бабай исә 1989 елның беренче сентябрендә вафат була.
Ризилә Корбанова.