Кәрәкәшле авылында крестьян семьясында туган.
Армия сафына алынганчы колхозда эшли. 1939 нчы елда Армия сафларына кабул ителә. Свердловск шәһәрендә батарейно-минометный частьта хезмәт итә. 1940 нчы елда Финляндиягә җибәрелә.
Ватан сугышы башлангач, Ленинградны саклау өчен җибәрелә.
1942 нче елда Сталинград фронтына җибәрәләр. Яраланып госпитальгә эләгә, аны Казанга кайтаралар.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За победу над Германией 1941-1945г.”, “За героической обороне Сталинграда” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Бүгенге көндә вафат.