Миңнуллин Таҗи Миңнулла улы 1911 елның 17 ноябрендә Уфа губерниясе Минзәлә өйзе Колмәт авылында туган.
1941 елда сугышка китә. Фронтта ул 585 нче полкта пулеметчы булып сугышкан. 1945 елда Мартон – Вашар тирәсендә Таҗи абый бер немец самолетын бәреп төшергән. Шуның өчен “Сугыштагы казанышлары өчен” медале белән бүләклиләр. Моңардан кала аның “Кавказны саклаган өчен” медале дә була. сугыштан ул 1947 нче елның 10 сентябрендә кайта.
Таҗи абый 1980 елда үлгән. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләгән. Башта трактористлар бригадиры, аннары ындыр табагында икмәк чистарту машиналарын төзәтүче була.