Миргалимов Мидхәт Миргалим улы, 1923 елның 10 июлендә Сарман авылында туган. Шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Шигырьләр язарга яраткан. Күтәмәле мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1941 елда армиягә чакырылган. 1942 елның июль аенда Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.
Миргалимов Мидхәттән килгән хатлардан өзекләр:
Ижевск шәһәре, п/я № 87/72, 9 июнь, 1942 ел.
... Хәзергә үзем исән – сау гына өйрәнеп ятам. Хәрби уку ансат түгел. Бераз сагынулар да кимеде. Өйрәнүләр торо – бара авырая. Киләсе җибәрүдә фронтка чакырырлар дип торабыз.
Авылдашыбыз Кәлимулла абзый малае һаман укый. Көн аралаш, ике – өч көнгә бер очрашып торабыз. Аңа хәрби кием бирмәгәннәр әле. Ләкин “уеннара” каты.
Афзал абзый малае өченче көн үзе теләп сугышка чыгып китте. Мин озата алмадым.
Өченче көн безнең лагерь яныннан Шамил абзый узып киткән. Салихҗан абый күреп сөйләшкән. Сезнең хәлләрне, исән – сау ятуыгызны ишетеп бик сөендем...
Үземнең хәлләргә килгәндә, бары да элеккечә. Ашау – эчү яклары да шулай. Һаман “уйныйбыз”. 18 июньдә фронтка китәрбез дип торабыз, әгәр 18еннән калынса, 1 июльгә кадәр калыныр дип сөйлиләр ...
Кәлимулла абзый малае белән Түбән Әхмәт Зиннур абзый малаен 12 июньдә Горький шәһәренә укырга алып киттеләр ...
12 июнь, 1942 ел.
Хәрби өйрәнүләр бетте. Хәзер фронтка китәргә хәбәр генә көтеп ятабыз. 20 июньнәрдән дә калмыйча чыгарсыз дип торалар.
Җиһангир абзый малае Галимҗан кичә чыгып китте сугышка. Кая барасын белмәде. Мин Тарлау авылының Әгъдәм абзый малае белән икәү генә районнан.
Иптәшләр – Красный Борның Салагыш малае, Лаештан бар бер иптәш.
24 июнь, 1942 ел. Юлдан – Юдино станциясеннән.