МИРОНОВ АРКАДИЙ ПАВЛОВИЧ

1930 елның 26 октябрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Сәйтәк авылында туа. Әтисе Павел белән әнисе Прасковья гаиләсендә алар ике бала булалар ( абыйсы Александр Павлович гомер буе колхоз бригадиры булып эшли). Әтиләре Павел 1941 нче елда сугышта китә. Бары тик кара кәгазъ генә килә.Ул сугышта үлеп кала. Авылда яшүсмерләр, бала-чагалар гына кала. Бөтен авырлык алар җилкәсенә төшә. Сука сукалыйлар, чәчү чәчәләр. Әниләрнә ияреп урак уралар. Әтиләре фронтта сугышсалар, алар көчләреннән килгәнчә Бөек Җиңү көнен якынлаштыру өчен тылда тырышалар. “Сыер асрадык. Ач тормаска, аның файдасы бик күп булды.“Бөтенесе дә фронтка” дигән лозунг астында әниләре сукыр лампа яктысында  оекбашлар бәйлиләр иде” дип дәвам итте үзенең истәлекләрен Аркадий абый.

Сугыштан соң Сәйтәк авыл мәктәбендә 4 класс белем ала. Эшче көчләр җитмәгәнлектән, яңадан уку мөмкинлеге булмый. Колхоз эшендә эшлиләр. 1950-54 нче еллар Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. “ Украинада хезмәт иттем. Взвод командиры  булдым. 14 солдат өстеннән җитәкчелек иттем” дип мактанып алды Аркадий Павлович.Армиядән кайткач, Алабугада шоферлар курсында белем ала. Шуннан 46 ел шофер булып эшли. Гаиләсе турында сорагач: “Әй, ерак йөрмәдем.Үзебезнең авыл кызы иде. 1954 елда гаилә кордык. Карчыгым Александра белән бик матур гомер иттек. 16 ел инде менә карчыгымнан башка яшим ” дип искә алды Аркадий Павлович. Чыннан да, яратып, бер-береңне хөрмәт итеп яшәгәндә генә җир йөзенә 7 бала алып кайтырга була. Уллары Йосиф,Павел,Петр,Михаил, кызлары Анна, Зинаида, Мария - әти-әниләренең горурлыклары. Соңгы елларда Аркадий Павловичның сәламәтлеге какшап китте. Ләкин балалары аны бер вакытта да ялгыз калдырмыйлар. “Рәхмәт инде балалаларыма. Миңа күрсәткән изгелекләре, үзләренә бише белән әйләнеп кайтса иде” ди Аркадий Павлович.

Прикреплённые изображения: