1916 елның 12 маенда Актанышбаш авылында туа, шунда яши.
1941 елда 26 яшендә Бөек Ватан сугышына алына. Сугышка керү белән Ленинград блокадасына эләгә һәм авыр сугыш елларын шунда үткәрә.
Рядовой солдат 1945 елның апрель аенда каты яраланып, авылга кайта. Җиңү көнен районда каршылый.
"Октябрь революциясе", "Бөек Ватан сугышы" орденнары, күп санлы медальләре бар.
Кайткач, "Үзәк" колхозында көтүче булып эшләп, 1972 елны инвалидлык буенча пенсиягә чыга.
"Хезмәт ветераны" исеме бирелә, медальләр белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Галия Фатыйх кызы белән ике ул, бер кыз тәрбияләп устергәннәр. Хәзерге көндә улы Мәүләви белән килене Флүсә тәрбиясендә яши.