Мөбаракшина Хәҗәрбикә Миннегали кызы 1925 елның 17 сентябрендә Курсабаш авылында дөньяга килә.Әбиебез сөйкемле генә түгел, ул һәрвакыт тыйнак, изге күңелле була белә. Үз янында балаларының, оныкларының җылысын тойса, аларның барлыгын белсә, аннан да бәхетле кеше юктыр бу дөньяда. Мубаракшина Хәҗәрбикә Миннегали кызы 1925 елның 17 сентябрендә Курсабаш авылында урта хәлле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә аннан кала абыйсы Хәниф һәм сеңлесе Ләбибә була.
Әбием 4 сыйныфны тәмамлагач, колхозга бозаулар караучы булып эшкә керә. Тулысынча белем алырга мөмкинчелек булмый, колхозда эшче көчләр аз була.
Яшьлегенең нәкъ чәчәк аткан мизгелләре сугыш чорына туры килә. 1942 елны аңа бары тик 17 яшь кенә була. Ул еллар турында әбием менә нәрсәләр сөйләде:
“ Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. Башта шартлап торган суыкларда Яшел Үзән районының Ачасыр авылына окоп казырга җибәрделәр. Аннан Бөгелмәдә тимер юл төзергә дип, балчык казыттылар. Соңыннан тракторда да, фермада да эшләдек. Кайда чакырдылар, шунда бардык инде. Эштән курыкмадык. Ашарга җитәрлек булмаса да, зарланмадык, түздек. Аллага шөкер, хәзер тормышлар рәхәт. Булганына шөкер итәргә кирәк. Без күргәнне балаларга күрергә язмасын”. Әйе, алар күргәнне безгә күрергә язмасын. Җиңү көнен якынайту өчен безнеңөлкәннәребез көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, ирләрчә тырышканнар. Илнең җиңүе, тылыбызның ныклыгы өчен нинди генә эшләр эшләмәгәннәр!Аларның шул геройлыклары бәрабәренә илебезгә Җиңү килгән, бәхетле яз килгән!
1948 елда Хаҗәрбикә әбиебез Дәүләтша бабаебыз белән гаилә корып җибәрәләр. Әби сугыштан соң колхозда бозаулар каравын дәвам итә. Бабаебыз агроном булып эшли. Үз эшеннән тыш, итек басу, мичләр чыгару һөнәрен яратып башкара. Бер-бер артлы берсеннән-берсе матур 7 бала дөньяга килә. Аларны кеше итеп, аякка бастырганчы гомернең ничек узганын да сизмиләр. Балалар, үсәләр, кайсы кайда китә, тормышка чыгалар.
“Тормыш булгач, шатлыгы да, кайгысы да була” диләр. Әбиебезнең дә тормыш юлы шома гына бармый. 1975 елны 47 яшендә кинәт кенә Дәүләтша бабай фани дөньядан китә. Тиздән олы улы Хәсанша да 31 яшендә гүр иясе була. Авырлыклар белән күзгә-күз очраша дәү әнием. Ләкин сынмый-сыгылмый, калган алты бөртек сабыен кеше итә, олы тормышта үз урыннарын табарга бөтен көчен куя.
Гомер буе колхоз эшендә эшләп, 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Аллага шөкер, әбиебез бүгенге көндә исән. Сентябрь аенда 90 дистәне ваклады. “90 яшь булса да, йөрәге һаман да 18дә аның”, дип шаярта әбиебез. Шул яшьтә булуга карамастан, йон оеклар бәйли, догаларны яттан сөйли. Балалары, оныклары һәрвакыт янәшәдә була алмасалар да, аларныисеннән чыгармый, атна ахырында сагынып көтеп ала. Бүгенге көндә Хаҗәрбикә әбиебез 6 баласы, 13 оныгы, 9 оныкчыгына сөенеп төпчек кызы Айсылу гаиләсендә тәрбияләнә.