Кәрәкәшле авылында крестьян семьясында туган.
Сугышка кадәр Үзәк колхозында бригадир булып эшли.
1941нче елда Ватанны саклау өчен сугышка китә. 1943нче елның 12нче январендә, 1943нче елның мартында һәм 1944нче елның 24нче июнендә бик каты яралана. Соңгы ярасы - аягы өзелә. Ул Тамбов шәһәрендә хәрби госпитальда ята, сәламәтләнеп чыкканда сугыш тәмамланган була.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Нәҗип ага, сугыштан кайткач, колхозда эшли. Бүгенге көндә вафат.