Мөхәммәтов Сәүбән Мөхәммәт улы 1918 елның 1 февралендә Урта Кәшер авылыгда туган. Сәүбән Мөхәммәт улы а/хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, укытучылар хәзерли торган институтка укырга керә. 1940 елда Сарайлы авылында укыта башлый. Бер ел укыткач сугыш башлана. Мөхәммәтов армиягә китә.Беренче авиатехник училищеда укып, авиамеханик белеме ала. Ворошиловгардта 145 нче авиаполкта механик булып хезмәт хезмәт итә. Ростов өлкәсе, Батайск, Кавказ, Краснодар, Ставрополь, Грузиянең Оржоникедзе, Әзербәйжанның Баку шәһәрләрендә самолетларны фронтка әзерләп җибәрәләр. Мөхәммәтов Сәүбән сугыш беткәнче Харьковта самолет төзү заводында эшли. Сугыш беткәч, беренче чиратта специалистларны кайтаралар. Сәүбән Мөхәммәт улы Сарман райкомында инструктор булып эшли башлый. Хәрби дәрәҗәсе – лейтенант.