Мөхәммәтшин Әхәт Мөхәммәтша улы
Мөхәммәтшин Әхәт Мөхәммәтша улы 1908 елда хәзерге Тукай районы Иске Дөреш авылында рухани гаиләсендә туган. Теләнче тамакта укый. 1925 елда Чаллыда икенче баскыч педагогия мәктәбен тәмамлый. 1926-1928 елларда Казанда мәктәп мөдирләре курсларында укый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институнда белем ала. Нөркәй, Карамалы мәктәпләрендә укыта (Сарман районы).
1930-1932 елларда Кызыл армия сафларында хезмәт итә. 1930 елда әти-әнисе Себергә сөрелә. 1933 елда Сарманда район колхоз мәктәбендә укыта башлый аннан соң Мортыштамак мәктәбенә күчерелә, район мәгариф бүлеге инспекторы була. Бераздан район гәҗите мөхәррире итеп билгеләнә.1942 -1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, контузия алып Сарманга кайта. Берза дәвалангач 1944 елдан башлап гәҗит мөхәррире була. 1959 елда авырып пенсиягә чыкканчы шунда эшли.