Мортазин Харис Гариф улы
Мортазин Харис Гариф улы 1917 елның 22 гыйнварында Лаеш районы Сингил авылында туган. Мәктәптә 7 сыйныф тәмамлангач, егет колхоз хисапчысы булып эшли, ә 1935-1938 елларда Казан финанс техникумында укый. 1940 елда Әлки районы финанс бүлегендә эшли башлый. 1941 елның 23 июнендә сугышка алына. Харис Гариф улының фронт юлы озын һәм катлаулы була. Орел һәм Курск дугасында, Сталинград өчен барган зур көрәшләрдә катнаша. Җиңү көнен Будапешт шәһәрендә каршылый.
Сугыштан соң Казанда финанс министрлыгында ревизор булып эшли башлый. 1951 елның 14 июнендә Алабугага күчеп килә, район финанс бүлеге мөдире, район Советы башкарма комитеты рәисенең промышленность буенча урынбасары, Дәүләт банкының Алабуга бүлекчәсе управляющие, 5 ел шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1963 елның мартыннан яңадан финанс бүлеге мөдире булып эшли башлый. 1983 елда “ТАССР ның атказанган экономисты”, 1985 елда “РСФСРның атказанган экономисты” дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
Мортазин Харис Гариф улы 1996 елның 5 февралендә каты авырудан соң вафат була.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.