1926 елның 29 декаберендә Кәзкәй авылында туа, шунда яши.
1943 елның 8 нояберендә 16 яшьтә 10 айда Бөек Ватан сугышына алына. Ерак көнчыгышта БТР ротасында хезмәт итә. Бикин шәһәреннән 20 км ераклыктагы урман эчендә Җиңү көнен каршылый. Рядовой солдат 1945 елның 9 августында Кытай җиренә сугышка керә.
1950 елның 23 октяберендң туган авылына кайта. Күп медальләре бар.
Кайткач Свердловский шәһәрендә кара метал заводында 10 ел да 4 ай эшли. Аннан авылына кайтып "Изаиль" колхозында 15 ел тракторда, 10 ел тегермәндә хезмәт куя.
1976 елда лаеклы ялга чыкса да, 1988 елга кадәр тегермәндә эшләвен дәвам итә.
Тырыш хезмәтләре өчен күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Фадыйла белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.