МУБАРАКШИНА ДӘХИРӘ МУБАРАКША КЫЗЫ

1941 елның 22 июне. Бу көн безнең илебез тарихына мәңге төзәлмәлслек тирән яра ясады. Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонысында һәм фронт өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш-гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

Истәлекләр.

Мин, Мубаракшина Дәхирә ,1926 нчы елда Татарстан Республикасы Сарман районы Азалак авылында , крестьян гаиләсендә , тудым.Милләтем буенча татар.Әти яшьли үлә.Безне әни үзе генә тәрбияли.Гаиләдә 5 бала үстек.Ач-ялангач идек.Мөшәрәфә әнием төрле эшләрдә эшләп яшәде.Ул вакытлар авыр еллар иде. Без дә кечкенәдән , кул арасына кереп, әнигә булышып,эшләп үстек. Алга барган саен яшәү шартлары , әзме-күпме , яхшыга үзгәрә башлады.Ләкин 1941 нче елны сугыш башланды.

Безнең язмыш сугыш уты белән үрелгән.Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Кырык беренче ел-Бөек ватан сугышы башланган ел, ул шуның белән тарихка кереп калды. Сугыш башлану авыл кешеләре өчендә зур фаҗигагә әверелде. Киң кырларда иген басулары җәелеп ята, аларны урып җыю, җыелган игенне дәүләткә тапшыру хатын – кызларга, балаларга, картларга калды. Азалак халкына да сугыш башлану авыр кайгылар , хәсрәтләр китерде, күпме семьялар әтиләрен, улларын сугышка озаттылар. Минем Миннемехәмәт абыем да сугышка китте. Авыр тормыш башланды, ашарга юк, кияргә кием юк. Тышта түзеп тора алмаслык салкыннар. Өйләр салкын, ягарга утын юк, ашарга юк. Салкынлык -50 -55 ка кадәр җитә. Ләкин йөрәктә бер генә теләк – Дошманны җиңәргә!

Хатын кызларны торф чыгарырга җибәрделәр.Кайберләрен урман кисәргә озаттылар. Миңа сугыш башланганда 15 яшь иде.Сугыш башланган көнне без Авыл советында дежур тора идек.Насибулла абзый килеп безгә сугыш башланганын әйтте. Шул көннән башлап без сугышка чакыру кәгазьләре тарата башладык. Авылдан ир-атларны сугышка озату башланды. Аларны Сарман военкоматыннан алып китәләр иде. Әти-әниләре, хатыннары, бала-чагалары, сөйгән кызлары аларны озатырга киләләр иде. Хатын-кызлар елашалар, фашистларны каргыйлар, китүчеләргә үгет-нәсихәтләрен бирәләр. Мәйдан елау, җырлау һәм гармун тавышларыннан гөж килеп тора иде. Китүчеләр һәм озатучылар кочаклашып, елашып саубуллашалар

-Без авылдан чыккан чакта,

Күтәрелде томаннар.

Я кайтырбыз, я кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар! -дип кул болгап, җырлый-җырлый китәләр. Ә хатын-кызлар аларны елый-елый озатып калалар.

Авылда карт –коры, хатын-кыз һәм балалар калды. Сабый чакны күрми, күпме михнәт , авыр хезмәт татыды безнең иңнәр. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылыкиемнәр дә әзерләргә , гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләр, абыйлар сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшләделәр. Укырга ,белем алырга мөмкинлек булмады. Олылар белән бергә колхоз эшенә йөрдек, урак урдык, көлтә керттек, гомумән безнең кул аша нинди генә эш үтмәде икән. Күрде инде безнең башлар. Ачлы –туклы яшәдек. Атлар күтәрмәгә калгач, өйдәге сыерларны җигеп сука сукаладык. Язгы пычракта, бәләкәй чаналарга җигелеп , элеватордан чәчүлек орлык ташыдык,төннәрен ындырда ашлык суктырдык. Әни, безне ачтан үлмәсен дип, алабута, кычыткан, бәрәңге яфрагы пешереп ашата иде. Яз көне, кар эрегәч, черек бәрәңге күмәче пешерә иде. Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап йөргәнен күрсәм, күзләремә яшьләр тыгыла, их теге чакларда күпме хыялландык без бу ризыклар турында. Сугыш елы газаплары безне яшебез ягыннан каһәрле фаҗигаләре белән шактый иртә өлкәнәйтте. Фронттан килгән похоронкалар безне өнсез итте. Кычкырып елыйбыз. Миннемехәмәт абыем да сугышта үлеп калды. Фашистларның кабахәтлекләрен безнең күз яше генә юа алмый икән шул!

Мине дә Кировка урман кисәргә җибәрделәр. Анда гел хатын кызлар гына эшләдек. Норма бирелә иде. Шул норманы үтәргә тырыша идек. Ашарга бик начар иде. Аны граммлап кына үлчәп бирәләр иде. Аннан соң торф чыгырырга җибәрделәр. Менә шунда сугыш беткәнен ишеттек. Сөендек,кочаклашып елаштык. Сугыш беткәненә башта күңел ышанмады. Аннан соң инде тагын да тырышып эшли башладык.

1945 нче ел. Сугыш тәмамланды, ләкин миңа 1952 нче елда гына туган авылга әйләнеп кайтырга насыйп булды. Безнең яшьлек вакыты дәһшәтле Ватан сугышы елларына туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп калды. Без сугыш елларын урман кисеп,торф чыгарып, авыр эшләр эшдәп үткәрдек. Ләкин нинди генә авырлыклар күрсәк тә - без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен чын күңелдән ышанып эшли идек. Авылга кайткач та эштән туктап торган булдмады.Пенсиягә чыкканчы сыер савдым,фермада эшләдем.Хәзерге тормыштан бик канәгатъ.Балаларга да шөкерәнә итеп яшәргә кушам. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, безне онытмый. Бүгенге көндә 10 мең пенсия алам. Сугыш елларындагы хезмәтемне хөкүмәтебез олылады: медаль тапшырды. Мәктәп балалары да онытмый: ярдәм итеп торалар. Аларга да рәхмәтлемен. Бәхетле булыгыз. Без күргәннәрне күрмәгез. Исәнлек, иминлек сезгә. Безнең буын кешеләрен беркайчан да онытмагыз.

Кешеләр ! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәктә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар.

Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән. Үзенең моңсу күзләре белән сезнең күзләргә тутырып карый икән, белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз, әтиләрегез турында тирән сагыш бар.

Әгәр сез тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз икән, белегез- бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшәгез кешеләр.

Интервьюер:

Сугыш... Күпме сагыш, кайгы, күз яшьләре алып килдең син! Никадәр югалту, бәхетсезлек китердең тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек , курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән аналары бар. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Әйе, Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды.

Тагы күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялларым ак аргамактай еракларга оча... Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын!.. Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!