Мухаметдинов Шамиль Мухаметдин улы 1921 елның 15 августында Сарман районы Илексаз авылында туган. 1939 елда Армия хезмәтенә алына. Хезмәте бетәргә 6 көн кала сугыш башлана. Рига шәһәренә 22 июнь көнне беренче бомбалар төшә. Сугыш юллары – Прибалтика, Сталинград оборонасы, Курск дугасы, Польша, Белоруссия, Берлин аша уза. Бомбардировщиклар эскадрильясында техник-мастер булып хезмәт итә. Сугыш беткәч 2 ел Германиядә 2нче оккупацион гаскәрләр составында хезмәт итеп, өлкән сержант булып 1947 елда туган авылына кайта.
Медальләре: “За оборону Сталинграда”, “За взятие Берлина”, “За Курскую битву”, “За оборону Москвы”.