Сугыш башланганда миңа 18 яшьтә тулмаган иде әле. Мин ул вакытта Ижау шәһәренең 74 нче корал заводында эшкәртүче булып эшли идем. Без анда хәрби мылтыклар өчен детальләр ясый идек.
Сугыш башлануның икенче көнендә үк заводның күп ирләрен фронтка алдылар. Яшүсмерләр һәм хатын-кызлар гына калды. Тәүлеккә икешәр смена эшли идек. Сменада 1200 әр деталь ясадык.
18 яшем тулу белән мине дә сугышка алдылар. 1942 елның 15 ноябре истә калган. Без ул конне хәрби ант бирдек. 258 нче җиңел артиллерия составында конбатышка китеп бардык. Муром, Мәскәү шәһәрләре аша, Волхов фронты, Ленинград шәһәренә килеп җиттек. Урманда палаткаларда яшәдек. Аларны палаткалар дип әйтеп тә булмый, тишкәләнеп беткәннәр иде. Төн үтүгә, иртәнге сәгатьтә үк безнең өскә туплар ява башлады. Бик куркыныч булды, ничек исән калдык, белмим. Безнең яндагы Путилов заводы тулысынча янып беткән иде. Беренче чирканчык алу әнә шулый булды. Үлем гел янәшәдә йөрде. Мин кузәтү пунктында хезмәт иттем. Минем вазифага полк командирларын күзәту пунктына алып бару, алып кайту керә иде. Күзәту пунктында стероид, торба, бинокль,телескоп, буссоль бар, шулар белән күзәтәләр, миндә ППШ автоматы, 70 патронлы диск, противогаз, каска, гранаталар була шундый йөкне кендә күтәреп, 7 илне үтеп, Прагага барып җиттем.
Җиңү көнен шунда каршыладым. Бик матур көн иде. Кояш кыздыра. Иртәнге 9 ларда сугыш беткәнен хәбәр иттеләр. Бездән дә бәхетле кеше булмагандыр ул минутларда. Шәһәрләр аша үткәндә безне халык бик җылы каршылый иде, шулайда дошманнар да булды, әле 10-12 майда да дошман пулясыннан үлүчеләр очрады. Сугыш беткәч, 3 ел Германиядә хезмәт иттем 1948 елда бер тапкыр да яраланмыйча, исән-сау әти-әнием янына күкрәгемә Дан ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Берлинны җиңгән өчен», «Ленинградны җиңгән өчен», «Праганы җиңгән өчен» медальләре тагып кайттым.
Өйләндем, хатыным белән 5 бала тәрбияләп үстердек. Туган авылымда бригадир, ферма мөдире кебек җаваплы эшләрдә эшләдем. 90 яшемдә үзем җиткергән матур, зур йортта балаларым тәрбиясендә яшим. Мин ходайга бик рәхмәтле.