Мәүлиев Сәхип Шәрәп улы 1917 елны Сарман авылында туган.
Сугышка беренче көннәрдән диярлек, ягъни 1941 елның август аенда ук алына.
Сугышта беренче чирканчыкны 1942 елның август аенда ала. Шул ук елны яралана һәм госпитальда ята. 1945 елны Мәүлиев Сәхип 95 нче Кызыл Байраклы танк бригадасында элемтә взводында телефонист булып хезмәт итә. Польшаның Радом, Лодзь, Калиш шәһәрләрен азат иткән вакытта танк батальоннарының хәрби сафларында була команда пукты белән хәрби бүлекчәләр арасындагы элемтәне өзлексез тәэмин итеп тора. Элемтәчеләрнең хезмәтләре авыр. Ут астында өзелгән элемтәне ялгау өчен зур батырлык һәм тәвәкәллек сорала. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елның февраль аенда Мәүлиев Сәхип Шәрәп улы на “Батырлык өчен” медале тапшырыла.
1945 ел. Җиңү көненәдә санаулы гына көннәр калып килә. Дошман үзенең җиңеләчәген тоеп бар көченә тырыша, тез чүкмәскә тартыша. Ефрейтор Мәүлиев Сәхип башкалар белән Берлинга якынлаша тик әле Одер елгасын кичәсе була. Шушы плацдармны дошманнан саклау өчен бик каты сугышлар бара. Документлардан күренгәнчә Мәүлиев Сәхип элемтә урнаштыра, өзелгәнен ялгый. Куелган хәрби бурычны төгәл һәм вакытында үти. Каты бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, каһарманлыгы өчен Мәүлиев Сәхип Шәрәп улын 1945 елның май аенда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Сәхип абый сугыштан исән-сау кайта. Күп еллар Сарман авылында яши. Армиягә киткәнче Сәхип абзыйның театрда уйнавы һәм сәнгатькә гашыйк кеше икәне билгеле.