Тыл һәм хезмәт ветераны Мустафина Мария Ивановна 1932 нче елның 25 июлендә Кызыл Йолдыз районы авылында туган.
Мәрьям (Мария) апа 1941 нче елда гаиләсе белән Саба районы Югары Шытсу авылына күченеп килгән. 1945 нче елга кадәр шунда яшәгән. 2 нче классны Шытсу мәктәбендә укыган. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшләгән. Басуда иген урган, ындырда эшләгән, ашлык суккан. Әтисе белән чәчү чәчкән.
Ачлы-туклы яшәгәннәр. Акчалары да, киемнәре дә булмаган. Ашлыкны, онны граммлап кына биргәннәр. Мария Ивановна басуда калган тракторларны саклаган. Печән, борчак чапкан. Атлар көткән.
Сугыштан соң, алар Лесхозга күченгәннәр. Юлда бәрәңгеләре өшеп беткән. Черек кәбестә ашап торганнар.
Лесхозда 4 класс тәмамлаган. Аннан соң Лесхоздан Икшермәгә күчеп килгәннәр. 5нче класстан 7нче класска кадәр Татар Икшермәсе мәктәбендә укыган.
1953 нче елда Мостафин Әхмәтгали белән тормыш корган. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бугенге көндә 5 баласы исән-сау.
Мария Ивановна Әнвәр (1 нче группа инвалид ) исемле улын тәрбияләп, Иске Икшермә авылында яши.