Набиуллин Мәгъсүм Малик улы 1934 елның 20нояберендә Олы Нырты авылында туа. Әтисе 1939 елда Байкалкүле буена тимер юл төзергә җибәрелә.
Районнан алар 58 кешебулганнар, шуларның 6-сы гына кайта. Малик абый 1945 елныңдекаберендә кайта. Әнисе Рабига дан тоткан уракчы була. Колхозда эшләде.“Укырга кергәнче үк ондыр табагында 54 көн эшләдем,каравыл тордым. Кызыксындыру итеп 1 килограмм пешкән ипибирәләр иде, олы кешегә ул вакытта 500 грамм гына эләгә иде.Иртәнге дүрттә торып барасы иде ондыр табагына. Йокытуймый иде. Әнидән “бүген генә булсада бармыйм эле” – дипбии-бии елаган көннәр будлы, ә ул “Еклаганга ипи бирмиләр”, - ди торгган иде. Беренчекласска күрше малае алып китте. Эскә киергә бер күлмәк, бер чалбар бар иде. Җиде класс укыдым. Аннан, армиягәкиткәнче, колхозда эшләдем. Армия сафларында Кавказдапограничник-артиллерист итеп хезмәт иттем. Армиядән соң Усад училищесында механизаторга укыдым. Анда 700 дәнартык кеше идек. “Яхшы” билгеләренә генә укыдым.Кайткач, 1958 елда, прицепной кобайн бирделәр. Бер айтәҗрибә тупладым. Иң уңган участокка куйдылар, көнгә2000 центрнер ура идем. Колхозда электрик, тракторчы, кобайнчы булып эшләдем. Звеновод булып тордым. Икмәк,бәрәнге устердем”, - дип сөйләде Мәгъсүм абый үзенеңтормышы турында. Хәзерге көндә олы Нырты авылындатормыш иптәше Рәисә, улы Әюп белән яши.