Набиуллина Рәисә Мөһәмәтҗан кызы 1940 елның10 нояберендә Кукмара района Яңа Комар авылындадөньяга килә. Әтисе (1906 елда туган) балта остасы,гармунчы, умарта караучы булган. “Әти сугышкакиткәндә, мине үбеп киткән, миңа, ни бары, алты ай гынабула. Әти сугышта вафат була. Әтидән 3 кыз бала калдык. Мәктәптә русча уртача укыдым, 7 класс белемембар. Бала чактан эшләп устек: урманда агач уттырттык.Апа 6 класстан соң Иштуганга такта юлда эшләде, безгәбик булышты. Әни эшкә киткәндә, аңа иярә идек,кычыткан эләккәч кенә туктадык. Мәктәпне тәмамлагач колхозда эшләдем. 21 яшемдә кияүгә чыктым”, - дип искә ала Рәисә апа узган гомерен.
Бүгенге көндә Олы Нырты авылында тормыш иптәше Мәгъсүм абый, улы Әюп белән яши.