Уннан икенче Зәйнәп Барый кызы ире Әхәт,улы Наил, килене Икълимә һәм оныгы белән
Нәфыйкова Зәйнәп Барый кызы 1926 елның 15 гыйнварында Кукмара
районы Тарлау авылында дөньяга килә. 1940 елда гаиләсе белән Лесхоз
бистәсенә күченеп киләләр һәм монда мәктәптә укытучылык эшен башкара.
Кич утырып сугышчылыларга йон бияләйләр бәйли.
Сугыштан соң да укытучылык эшен дәвам итә. 1981 елда лаеклы ялга
чыгып , картлык көннәрен Лесхозда кичерә.
Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеме, “Бөек
Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” медальләре белән бүләкләнә.
Зәйнәп Барый кызы 2005 елның 28 июлендә вафат була һәм Лесхоз
бистәсе иске зиратында җирләнә.