Нәгыймов Заһид 1924 елда Юлтимер авылында туган. Сугыш башланганда ФЗӨ мәктәбендә укыган була. Фронтка китәргә бик омтылса да, 17 яшьтә генә булганга күрә, аны алуны кичектереп торалар. Егет илне сакларгатуган авылыннан, бер ел колхозда эшләгәннән соң китә. 1942 елның августыннан Кызыл Армия сафларында. Сарман егете сугышчан юлын Көнбатыш фронтта башлый. Смоленск тирәсендә яралана, аннары контузия ала. Мәскәү янындагы җиңүләрдән соң дошманны куа-куа Польша җиренә барып җитә. 1006 нчы укчы полк составында сержант Нәгыймов 1945 елның 26 январендә фашистлар Германиясе җиренә аяк баса. Бөтен ротага һөҗүмгә күтәрелергә комачаулаган дошман ДОТын граната белән шартлатып юк итә, нәтиҗәдә рота үз алдында куелган максатны үтәп, шәһәрнең 3 кварталын фашистлардан чистарта; шәһәр урамнарында барган бәрелешләр вакытында 2 офицер, 15 солдатны Заһид үз куллары белән юк итә. Шушы батырлыгы өчен 1006 нчы укчы полк командиры подполковник Терехин 25 гыйнвар көнне аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турында “Бүләкләү кәгазе” тутыра. 26 нчы гыйнварда полковник Есипенко да бу тәкъдимне раслап, үз имзасы белән “Советлар Союзы Герое исеменә лаек” дип язып куя. Тик... Заһитка бу геройлыгы өчен 5 Удар Армия буенча 1945 нче ел 31 гыйнвар Приказы белән, Сугышчан Кызыл Байрак ордены тапшырыла.
Дәһшәтле сугыш Германия җирендә барганда, якташыбыз үзенең соңгы батырлыгын ясый: Ригенвальд шәһәре өчен барган канлы бәрелешләрдә Нәгыймов отделениясенең алга таба хәрәкәтен дошман пулемет оясы тоткарлый. Командир кулына кул пулеметы тота да, кыска гына араны йөгереп үтеп, фашистларны юк итә. Тик үзе дә шушы 17 апрелькөнне һәлак була. Якташыбыз батырлыклары өчен Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм III дәрәҗә Дан орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Кабере Германиянең Альтшамбург шәһәрендә.
Кулланылды: “Социалистик Татарстан» газетасы «Мәңге сүнмәс дан” №77 (4677) 1979. “Сарман” газетасы “Юлтимернең герой улы” автор Назыйм Мәхмүтов 2015 ел.