НИГЪМӘТУЛЛИН ДАМИР ГАЛИУЛЛА УЛЫ
- Мин 1934 елны Бөгелмә районы, Димескәй авылында туганмын. Сугыш башлангач, 1941 елның 14 июлендә Баулы военкоматы әтине сугышка алды. Әни кармагында әби һәм дүрт бала калдык. Әлеге көндә мин һәм кече энем Физир исән – сау. 1941 елны укырга кердем. Әби киндердән кисеп китаплар йөртергә сумка тегеп бирде. Дәфтәрләр юк, ручка юк, дә, кара да юк. Каяндыр иске китаплар табып, корым белән шуларга яза идек. Укытучылар барысы да хатын-кыз. Ир – атларны сугышка алдылар. 1943 елны яраланып, аякларына операция ясатып, сугыштан “Куян” Хаҗи кайтты. Аны мәктәп директоры итеп куйдылар. Димескәй авылы зур иде, шуңа күрә авылны ике колхозга бүлделәр. Берсе “Куйбышев”, икенчесе “Каганович” колхозы иде. Икесендә дә председательләре хатын-кыз иде. Укудан кайтуыбызга әби бәрәңге пешереп куйган була, ашыйбыз да чиләк, көрәк алып, колхоз җиренә бәрәңге җыярга китәбез. Аңардан “кәлҗемә” пешерә идек. Чистартып, мичтә киптереп, тегериәнгә алып барып, он итеп тарттыра торган идек. Яз көннәрендә башак җыйдык. Агуланган башаклардан чир китте, “чума” диеп әйтә иделәр. Халык гаиләсе-гаиләсе белән үлә башлады. Укудан кайткач, ашап алганнан соң, көрәк алып мәктәпкә җыелабыз. Малайлар кабер казырга барабыз, хатын-кызларга кабер казырга ярамый. Директор атка утырып бара, култык таяксыз йөри алмый иде. Без кабер казый идек, кемне күмәләр, белми идек, чөнки үлгән кешеләр күп булды. Бер кабергә икешәр -өчәр кеше сала идек. Без күмгәннән соң, хатын-кызлар, туганнары керә иделәр. Яз көннәрендә мәктәптә тәнәфес вакытында бер-беребезгә кар йомарлап ыргыта идек. Минем ыргыткан карым тәрәзәгә барып тигән һәм ваткан, аннан Сталин портретына тиеп, ерткан. Шуның өчен мине директорга чакырып бик нык сүктеләр. Әнине дә чакырдылар. Менә малаең өчен сине төрмәгә утыртырга була дип кисәттеләр. Ярый әле, авылда яхшы рәсем ясаучы бар иде. Ул ремонт ясап, Сталин портретын яңадан урынына элеп куйдылар. Колхозларның чәчү орлыгы җитми иде. Шуңа күрә, яз башларында малайларны бәләкей чана белән Ютазыга чәчүлек орлыкка җибәрә иделәр. Колхозның пекарнясы бар иде, шуннан берәр буханка ипи бирәләр. “Старший” булып бер хатын-кыз бара иде. Бер көндә барып җитә алмыйбыз. Бер кич Акбаш авылында, икенче кич - Ютазыда кунабыз. Чәчүлек орлык алырга чират торабыз. Элеватор кырыенда тимер юл, поездлар туктый. Без сугышка китә торган танкларны карап тора идек. “Бу танклар белән фашистларны үтереп бетереп, безнең әтиләр кайтырлар”, - дип карап кала идек. Элеваторда капчыкларга кемгә 50 кг, кемгә 75 кг,кемгә 100 кг чәчүлек орлык сала иделәр. Кайткач кладовщик һәрберебезнең капчыгын үлчәп карый иде, кесәбезгә салмаганбызмы.
Өченче энем Физир 1941 елның ноябрь аенда туды. Әни эштә кырда, урак белән урак ура. Энемне бәләкәй арба белән кырга эшләгән җиренә имезергә алып бара идек. 7нче сыйныфны укып таныклык алдым. Бу вакытта яраланып, авылга Хәсиятуллин Рәхмәтулла кайтты һәм аны колхоз рәисе итеп куйдылар. Колхозларны кушып, яңадан “Куйбышев” колхозына әйләндерделәр. Утын юк, болыннан тал кисеп, шуны яга идек. Урманга барсак, ыргак кына алып бара идек, коры ботакларны ыргак белән җыя идек. Бер көнне безгә урман каравылчысы килгән. Әнинен исеме Фатыйма. “Фатыйма апа, малаеңны 10 көнгә бир, утын да бирермен, чабарга печәнлек тә бирермен. Миңа военкоматтан задание бирделәр, 200 килограмм зелпе тамыры әзерләргә”, - дип сорады. Әни риза булды. Мине һәм тагын 12 малайны арбасына утыртып Камышлы авылына алып китте. Үзендә кундырып, ике ат белән зелпе үсә торган урманга алып китте. Без шунда 10 көн зелпе тамыры җыйдык. Каравылчы утын да бирде, печәнлек тә бирде.
Колхозның служебный молотилкасы бар иде, аны шкиф белән 4 ат әйләндерәләр. Без, малайлар, молотилкада шкиф әйләндерә торган атларны куа идек. Шуның өчен икешәр стакан он бирәләр. Энеләрем, әбием, әнием тук булсыннар өчен, нәрсә эшләргә дә риза идек.
Мине, Миннуллин Лиюрны һәм Зәйнуллин Рәсимне колхоз рәисе правлениегә чакырды. Без бергә укып 7 сыйныф бетергән идек. Безне председатель Бөгелмәгә трактористлар әзерли торган училищега укырга җибәрде. Укып бетереп трактористлар правасы алып кайттык. Тракторда кене-төне эшләдем. Көз көнендә уңыш бирә башладылар. Миңа 3 капчык бодай, ике капчык арыш бирделәр. Өйдә барысы да исән иде әле. Бар да күрделәр, исләре китте. Әни сөенеченнән еларга тотынды. Баулыда нефть чыга башлады. Эшчеләр җитми. Шуның өчен райком, исполком эшчеләр җыярга карар чыгара. Димескәйгә вербовщик килде һәм мине нефть чыгарырга эшкә алып киттеләр. Тулай торакка урнаштырдылар. Ашау, эш хакы яхшы иде. Тулай торакта яшисе килмәде, Ваһапов абый поссовет председателе иде, аңа гариза язып, өй салырга урын сорадым. Урын бирделәр Шуннан өй салырга тотындым. Бергә эшләгән иптәшләр бик нык булыштылар һәм 1954 елда өйне салып бетердем. Шул вакытта армиягә чакырып повестка килде. Армиядән 1956 елда кайттым Комсомол райкомында милициядә эшләргә юллама бирделәр. Шуннан милициядә 31 ел эшлшп отставкага чыктым.