1924 елны Яңа Богады авылында туган, Каенлык авылында тормыш иткән.
1942 елны, 18 яшендә сугышка озатыла. Утлар-сулар кичеп 1947 елда гына авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.
Рядовой солдат күп медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач авылда сөт җыючы булып эшли. Лаеклы ялга чыгар алдыннан сатучы хезмәтен башкара. 1984 елда ялга туктый.
Торыш иптәше Нәҗибә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.