Юлия Ивановна 1931 елның 10 маенда Югары Кәчи авылында дөньяга килә.
Социалистик Хезмәт Герое. 1947 - 1992 елларда Чебоксар туку фабрикасында эшли. 1959 елда берьюлы күп станокларда хезмәт күрсәтүнең яңа маршрутын эшли.Әлеге яңалык илнең туку фабрикаларында уңышлы кулланыла. Чуаш АССР ның Хезмәт Данын мактау китабына кертелгән, РСФСР ның туку һәм җиңел сәнагатенең атказанган хезмәткәре. Аның хөрмәтенә 2009 елда Югары Кәчи авылында мемориаль такта ачылды.