Попонина Мария Александровна 1939 елның 9апреленда Тәкәнеш районының Әбде авылында туа.
Әбдедә 8 еллык мәктәпне тәмамлый. Алар гаиләдә икәүбулганнар: ул һәм абыйсы Василий. Әтилщре сугышалдыннан армиягә киткән. Сугыш башлануга Брест шәһәреянында передовойда булган. Озакта үтми немецларга кулгаалына һәм геройларча хәлак була.
Сугыш беткәннән соң ачлык булган, Мария чирәм,чергән бәрәңге ашарга мәҗбүр булган. Колхозда паёкбиреп торганнар. Бөтен кешеләргә ачлык сәбәпле бик авыр булган, хәтта кешеләрнең күзләре күрми башлаган. МарияАлександровнаның апасы аны шифаһәнәгә алып киткән.Анда Вера Андреевна аларга чечевица белән шоколадбиргән. Шуннан соң абыйсы белән кайтып киткәннәр,ләкин әнисенә шифаһәнәдә калырга туры килгән.Кайтканда балар җиләкләр җыеп кайтканнар. Бораздан әнисеннән начар хәбәр килә: әнисе - инвалид.
1954 елда 7 класс бетергән, кичке мәктәпне Әбдедә тәмамлаган. Мария апага 16 яшь тулгач ул сыер саучы булып эшли башлаган. Беренче еллары бик авыр уткән: сыерлар тибешәләр. Вакыт уза барган саен, ияләнеп беткәннәр. 6 ел буе сыер савучы булып эшләгән Мария апа.
Ә 1962 елда Завод-нырты авылының егетенә кияугә чыккан. Ферма эшләгән. Ленин исемендәге медаль белән буләкләнгән. Мария Александровна өч кыз үстергән. Бүгенге көннәрдә Мария апаның 7 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.