1924 елда Әлки районы, Хлебодаровка авылында туган. Хезмәт эшчәнлеге 17 яшьтән башлана. Мәктәп елларыннан ук армиядә хезмәткә әзерләнә. Нык гәүдәле,таза егет ОСОАВМАХИМның район оешмасында эшли башлый. Ул яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә булыша. Бөек Ватан сугышы башланып ике ай үткәч, фронтка китә. Бик кыю сугыша,яралана. Дәваланып терелгәч тагын кулына корал ала. Аның күкрәген Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр бизи.
Сугыш тәмамланып демобилизацияләнгәч, туган ягына кайта. Һәм фронтка киткәнче эшләгән ОСОАВИАХИМ да, район физик культура һәм спорт комитетын җитәкли. Соңырак авыл Советы сәркатибе хезмәтен башкара.
1958 елда Василий Никитович “Салман” совхозының икенче бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. Әлеге совхоз элеккеге артта калган колхозларны берләштереп төзелә. Шуңа күрә анда эшләр башта бик акрын бара. Хлебодаровка бүлекчәсенең 4000 гектар җире, берничә терлек фермасы була. Василий Никитович иң элек ныклы азык базасы булдыру,бөртекле культураларның уңышын күтәрү турында кайгырта башлый. Югыйсә, аңа кадәр гектардан уртача 5 центнердан аз гына күбрәк уңыш алаторган булалар. Язга чыкканда терлекләргә ашатырга берни калмый. Василия Никитович бөтен сәләтен алдынгы тәҗрибәне өйрәнә, зур оештыру эше алып бара.
Терлекчелектә төп юнәлеш итеп дуңгызчылык алына. Бүлекчәдә терлекчелек шәһәрчеге үсеп чыга. Нәтиҗәләр аеруча 1965 елда куанычлы була. Ул еларда дуңгызчылыкта моңарчы күренмәгән табыш – 100 мең сум керем! В. Н. Прохоров ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә бер елдан СССР югары Советы Президиумы Указы белән Василий Никитович Прохоровка Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.
Соңрак ул трактор-кырчылык бригадасын җитәкчели, социалистик ярышта даими җиңү яулап бара. Берүк зур җәмәгать эше беләндә мәшгул.
1992 елда вафат.