1926 елның 12 февралендә Апач авылында туа. Кызганыч, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршыларга берничә генә көн кала ул арабыздан китте.
Бөек Ватан сугышына ул 18 яше тулгач, 1944 елда китә. Украинада сугыша. Курку белмәс, кыю йөрәкле егет фашистларны юк итүдә, илне дошманнан саклап калуда зур тәвәккәллек һәм батырлык кәрсәтә. Ватан сугышы, Фронтовик орденнары, "Сугышчан батырлыклары өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Немецларны җиңгән көнне ул Урал округында була. Ә хәрби хезмәттән сон 1950 елның азагында гына туган ягына әйләнеп кайта. Шул елны Чаллыда тракторчылар курсына укырга керә. 1951 елда Зөбәер колхозында учетчы, тракторчы, 1954-1958 елларда Зөбәер, Качкын, Апач авылларында тракторчы, 1958-1970 елларда "Игенче" колхозында шофер, 1970-1986 елларда механик булып эшли.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Камал Габдрахман улының тормыш иптәше Дәмнихә Миркасыйм кызы. Балалары бишәү.