Биография.
Мин, Раков Револь Габдулла улы, 1931 елның 7 ноябрендә Саба районының Килдебәк авылында туганмын. Безнең бабай Фәсхетдин Бикмөхәмәт Рәхмәтулла әль Гайши Гайшәбикә (хәзерге Зеленодольск районының Айша авылы) 1245 (1829) елда туган. Югары дини белем бирүче Бохара мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң Шайтан Елга авылына (хәзерге Саба районының Урта Саба авылы) мөдәрис итеп җибәрелә. Ул Сатыш авылы мәдрәсәсендә балаларга белем бирә. Аның әтисе Бикмөхәммәт Рәхмәтуллов Казан шәһәр Думасы депутаты була. Аның фамилиясен хезмәттәшләре, әйтергә авыр булганлыктан, Раков дип үзгәртәләр. Аның улы Гарифулла әтисенең эшен дәвам иттерә. Аның ике улының берсе Мирзамөхәммәт Шәриф (безнең бабай) мәдрәсәдә белем бирә, икенчесе Нәҗип (Килдебәктә яшәгән Фәрит абыйның әтисе) укытучы булып эшли. Әтинең барлык туганнары укытучы булып эшлиләр. Безнең бабайның эшчәнлеге турында күренекле тарихчы-галим, философ Шиһабетдин бине Баһаветдин әл Мәрҗанинең “Мөстафадел әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр) китабында язылган.(Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел). Әти-әниләр һәм барлык туганнар да укытучы булганнар. Татарстан Республикасының педагогик династияләре буенча чыккан “Призвание, ставшее судьбой” дигән китабы буенча (Казань, издательство “Мәгариф”, 2010 ел) Раковлар династиясенең гомуми стажы 650 ел.
Мин үзем 1 сыйныфка 1938 елда Кызыл Мишә авылында укырга кердем. Унынчы сыйныфны Саба мәктәбендә тәмамладым. Сугыштан соңгы елларда Иләбәр авылында төрле эшләрдә эшләргә туры килде. Үгез җигеп, комбайннан ашлык та ташыдык, яшьләр белән үзешчән сәнгатьтә катнаштык, комсомол оешмасы секретаре булып та эшләргә туры килде. Авыр еллар, үзгәртү чорлары иде. Ул елларда колхозларны эреләндерделәр. Эзмә белән Иләбәр колхозларын берләштерделәр. Эзмә авылында хезмәт көненә 300 грамм, ә Иләбәрдә 1 кг ашлык бирәләр иде. Иләбәрлеләр кушылмас өчен бик каты тартыштылар. Миңа агитация начар үткәрелә дип, шелтә бирделәр.
1953 елдан Эзмә мәктәбендә хисапчы булып эшли башладым, физкультура дәресләрен дә укыттым. 1955 елдан Мичән мәктәбендә, аннары Иләбәрдә укытучы булып эшли башладым. 1958 елда эзмә җидееллык мәктәбенә күчерделәр. 1955 елда
Казан дәүлә университетына читтән торып укырга кергән идем. Соңыннан завуч итеп билгеләделәр. 1961 елны университетны тәмамлап чыктым. Шул ук елны Эзмә авыл советына депутат итеп сайладылар. Партия оешмасы секретаре урынбасары итеп тә сайладылар. 1956 елда моммунистлар партиясе сафына да кабул иткәннәр иде. 1963 елны Арча производство идарәсенең Саба райкомына инструктор итеп алдылар. 1965 елда ул КПСС райкомы итеп үзгәртелде. 1967 елда КПСС райкомының пропаганда бүлеге мөдире урынбасары итеп күчерделәр. 1965 елда Саба авыл советына депутат итеп сайладылар. 1980 елда КПСС райкомы коммунистлары мине КПСС райкомының партбюро секретаре итеп сайладылар. 5 ел рәттән әлеге вазыйфаны да алып бардым. 1985 елны Саба газетасы редакциясенә җаваплы секретарь итеп күчерделәр. Киткән вакытта партбюро секретаре вызыйфасын үземнең урынбасарым Расих Хасанович Сабировка тапшырдым. 2000 елның март аенда пенсиягә киттем.
Туганнары:
1. Раков Габдулла Мөхәммәтшәрип улы 1904 елда туган. Башта сатыш мәдрәсәсендә укыган, аннары Казанда педущилище бетергән. Килдебәк, Яңа Мичән, Кызыл Мишә авылларындагы мәктәпләрдә укыткан. 1942 елда Ватан сугышына алына, Украина фронтында сугыша, танкист була. Ватан сугышы ордены, 3 медаль белән бүләкләнә. Сугыштан 1945 елны кайткач, бакшанды һәм Иләбәр авылларында укыта. 1960 елда үлә, Иләбәр зиратына күмелә.
2. Раков Габдерахман Мөхәммәтшәрип улы 1903 елда Урта Саба авылында туган. Яңа Мичән авылында мәктәп салдыра, шул авылда укыта. Соңыннан Мәртен авылында, аннары Кызыл Йолдыз авылында укыта,шуннан сугышка китә. Сугышта ике орден, медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда каты яралана. 1947 елда Казан больницасында үлә. Хатыны Рауза апа шулай ук укытучы була.
3. Раков Салих Мөхәммәтшәрип улы.Хатыны Рабига апа укытучы була.Икесе дә Шекше мәктәбендә укыталар. Улы әмин “Социалистик Татарстан” газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1980 елларда выфат була.