Ризатдинов Шайхнур Ризатдин улы 1925 елның 9 ноябендә Иштирәк авылында туа. 7 еллык мәктәпне бетергәч колхозда эшли. 1943 елның 6 февралендә армия сафларына баса. 6 ай Ижевск шәһәрендә, аннары Мәскәүдә артеллирист - зенитчик һөнәрләрен үзләштерә. 1944 елда сугышка керә. Сугышның беренче дәверендә Белоруссияне азат итүдә, Варшаваны алуда катнаша. Шайхнур абый элемтәче – радист булган, сугыш барган участокларда элемтә чыбыклары сузган. Сугыштан соң Польша һәм Белоруссия чикләрен саклаган. Оршо шәһрен снарядлардан чистартуда катнашкан. 1948 елның 8 февралендә туган ягы Иштирәк авылына Можгадан (Чугунскийдан) җәяү кайта.