Таллар арасына яшеренеп, бормаланып аккан Мишә елгасы ярына Чулпыч авылы урнашкан. 1927 елның 10 февралендә шушы авылда Нуретдин белән Мәүлидә гаиләсендә ир бала Садыков Билалетдин туа. Алты яшендә аның әтисе Нуретдин гүр иясе була. Ул граҗданнар сугышында катнашып күп авырлыклар күргән кеше була. Соңрак әнисе Шыңар егетенә кияүгә чыга. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Ә Билалетдин Чулпычта 4 сыйныф латинча
белем алгач, 12 яшендә көтү көтә башлый. Аңа ышанып 80 бозау тапшыралар.
39 нчы елларны күп семьялар читкә китә. Алар семьясы да Бурят якларына тормыш итәргә кузгалалар. Анда әниләре колхозга эшкә дуңгыз карарга керә. Ә исә Билалетдин көтү көтә башлый. Әтиләрен сугыш башлануга сугышка алалар. Кыш көннәрендә үсмерләр молотылка белән ашлык суктыралар.
Әтиләре берничә ел узгач ,яраланып кайта. Колхозда эшли башлый. Ә Билалетдин 18 яше тулгач, 1946 нчы елны тимер юлга эшкә керә. Ул анда стрелочник булып эшли башлый. Соңыннан өлкән кондуктор, кондукторлар бригадасы инструкторы булып эшли. Ул “Отличный движенец»,
«Ударнику Сталинского призыва» күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.
1958 нче елны гаиләләре белән барлыгы 11 кеше Саба якларына әйләнеп кайта. Ул вакытта егет инде өйләнгән була. Тормыш иптәше Маргаритта белән Байлар Сабасында яши башлыйлар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Гомер буе намуслы хезмәт белән яшиләр. Күп еллар Саба үзәгендә кибеттә халыкка хезмәт күрсәтәләр. 80 нче елларда Билалетдин абзый Саба май заводында инженер -технолог булып ,соңрак исә военкоматта хисапчы булып эшли. Шуннан лаек лы ялга чыга.
Намуслы, фидакарь хезмәт юлы үтә Билалетдин ага. Хөкүмәтебез тырышлыгын, хезмәтен зурлап “ Ветеран труда”, “Ветеран труда ВОВ” медальләре тапшыра. Билалетдин ага хуҗалыгында зур бакча тотып,муллыкта тынычлыкта сөенеп, балалары белән аралашып яши бирә.