1908 елны туңан. Казанда оешкан 146 нчы укчылар дивизиясенең артиллерия командиры батырлыгы турында бөтен илебез белә. 1908 елда Каргалы авылында туган. Шаһи Хатып улы Садыйковны солдатлар яратып һәм хөрмәт итеп “артиллерия атасы” дип йөртәләр, аңа багышлап җырлар да чыгаралар. 146 нчы дивизия, Спас-Деменск юнәлешендә Гудериан танк армиясенә каршы сугышып, 1943 елның мартына 90нан артык торак пунктны азат итә. Шушы бәрелешләрдә полковник Садыйков һәлак була.
Курку белмәс командир
Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән, яу кырларында азатлык хакына аяусыз бәрелешләрдә катнашкан якташларыбыз турында сөйләгәндә гадәттә кыю солдат булган, дибез,чөнки алар чынлап та солдат булган, кайчак сержант, сирәгрәк лейтенант званиесе алганнары очрый. Ә менә Карга авылында крестьян гаиләсендә туып ускән Шаһи Хатыйп улы Садыков сугыш башланган 1941 елда инде полковник дәрәҗәсендәге офицер, ул Садыйков ? Нинди сугышчан юллар үтәргә туры килгән аңа?
1941 ел ахыры Верховный Главнокомандующий әмере белән Казанда 146 нчы укчы дивизия оеша. Аны төзудә катнашкан генерал –лейтенант К.В.Новосельский беренче командиры була. Сугышчан подразделенияләр белән командалык итү тәҗрибәле офицерларга ,ә артиллерия командующие итеп фронттан чакырып кайтарылган полковник Ш.Х.Садыйков билгеләнә.Әйтергә кирәк, Садыйков бу вакытта ТАССР Верховный Советы депутаты да була әле Курку белмәс акыллы командир,оста артиллерист , корал серен биш бармагыдай белуче Шахи Хатыйп улы Садыйковны хәркем хөрмәт итә, ярата. Шулай булмыйча,ул үзе дә Совет Армиясендә озак еллар хезмәт итеп, рядовойдан дивизия артиллериясе командующие дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше була бит.
1942 елнын февраль аенда дивизия оешып бетә. Ш.Х.Садыковны фронтка жибәрү алдыннан Советлар Союзы Маршалы К.Е. Ворошилов килеп хәер-фатиха биреп китә. Э 23 мартта дивизия 24 нче армия составында Көнбатыш фронтка киту турында әмер ала. Ә бу вакытта Конбатыш фронтта хәлләр бик нык кискенләшә. Гитлерчылар яңа көч туплап , Мәскәү астында җиңелүнең үчен алырга омтылалар.Ш.Х.Садыйков хезмәт иткән дивизия апрель аенда Гудерианнын танк гаскәрләренә каршы аяусыз сугышлар алып бара – әле оборонада көрәшә, әле hөжумге күчә . Дошман техника hәм тере көч ягыннан өстенлеккә ия була. Шуңа күрә дивизия зур югалтулар кичерә, солдатлар батырлык урнәкләре күрсәтеп сугышсалар да, аларнын рәтләре сирәгәя. Дурттән өч өлешен югалткан дивизияне Казаннан килгән сугышчылар билән тулыландыралар, солдатлар яңа hөҗүмгэ әзерләнәләр. 1943 елнын 8 март иртәсе. 146 нче укче дивизия 49 нче армия составында Спас-Деменск юнәлешендә hөҗүмгә күчә. Дошманың ел ярым буе корган ныгытмаларын җимереп, солдатлар 90 нан артык торак пунктны азат итәләр. Шундый hөҗүмнәрнең берсендә үзенең командалык пунктында Шаhи Хатыйп улы Садыйков батырларча hәлак була. Командирлары үлемен солдатлар бик авыр кичерәләр, ә дивизиянең « За победу» газетасы болай дип язып чыга: «Безнең Садыков юк инде. Кем генә артилерия командирыбызны, ару-һәм солдат өчен өлкән иптәш Садыйковны белми икән!Кызылармияче-ләр аңа артиллерия атасы дип исем куштылар.Командирлар горурланып безнен полковник!-дип атый иделәр.
Татар халкының батыр улы, тамырларында чын егет каны аккан кеше иде ул, һәм үлемнән дә курыкмады.Ул куркусыз, антына тугры булып утка каршы барды, үлемнән курыкмады, чөнки белә иде: без тормыш хакына көрәшәбез.Чын сугышчы буларак, Шаһи Хатыйп улы сугышчан постында,Ватаныбыз өчен барган сугышларда батырларча һаләк булды.»
Өлкән лейтенант С.Табакман аның истәлегенә багышлап «Пушки идут на запад» дигән җыр чыгара.Анда мондый юллар да була:
«Пуст сметает врага
Сокрушающий вал-
Так Садыков-отец
Нам, сынам завещал».
Геройның гәүдәсен самолет белән Казанга алып кайталар һәм Арча зиратында җирлиләр. «Кызыл Байрак» ордены кавалеры полковник Ш.Х.Садыйковның Ватаныбыз азатлыгы өчен багышланган гомере шулай данга күмелеп тәмамлана.Анын Әлки ягында, Карга авылында дөньяга килеп, шунда беренче адымнарын ясавы,тормышка карашы тәрбияләнә башлау, туган якка, халкыбызга мәхәббәте шунда кабыну безнең күңелләрдә законлы горурлык хисе уята.Безнеке булган ул солдатлар атасы, курку белмәс полковник Садыйков!
Әлки хәбәрләре.