СЫНАУЛАР АША
1941 елның июнендә фронтка киткән бригадир Әхмәтгали Яруллин урынына калды Рәхимә. Ирләрдән бригадаларны кабул итеп калган кызлар - Ләмига, Зәмзәмия һәм Зәйтүнә, шулай ук авылның башка хатын-кызлары, карт-корысы, бала-чагасы белән берлектә, ул да тылның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыды: тубал күтәргән картлар янында чәчү чәчеште, башкалар белән беррәттән печән чапты, җыйды, салам өеште, көлтә биреште.
Ә озакламый аның үзенең фронт юлы башланды. Эстония, Латвия, Литва, Польша, Германия җирләре аша үтте ул.
Мөлаем ак йөзле, зәңгәр күзле бу кыз солдат булырга, хәрби тормышка хәзерләнгән идемени? Чит җирләрне солдат итеге киеп җәяүләп үтү идемени аның хыялы?.. Ленинградның атаклы ак төннәрендә постта торырга туры килер дип уйлаган идемени?.. Юк, киләчәккә хыяллары бу түгел иде аның. Ә сугыш барысын да үзгәртте.
Менә ул фронтта. Нинди эшләр генә башкарырга туры килми монда. Элемтәче дә, повар да, тегүче дә булды ул анда. Вакыты белән санинстркутор вазифаларын да үтәде, яралыларга ашыгыч ярдәм күрсәтте.
Рәхимә поездда килгәндә Татарстанның элекке Ширәмәт районы Красная Кадка авылы кызы Камал Зиятдинова белән дуслаша. Кызыл байраклы 754нче артиллерия полкына да алар бергә туры киләләр һәм сугыш юлын Камал, Рәхимә, украин кызы Таня, Вологда кызы Клава күп айлар дәвамында бергә үтәләр.
- Камал апаны күреп сөйләшәсе, үткән көннәрне бергәләп искә төшерәсе килгән вакытларым күп була, - ди Рәхимә. - Тик аның хәзер кайдалыгын гына белмим.
Рәхимә Волхов фронтында 1943 елның язында Ленин комсомолы сафына керә. Комсомол билетын алырга ниндидер елга кичеп барыларын, юлда барганда, атышлар вакытында, политрукның яшеренергә кушуларын, землянкада кунып, икенче көнне иртән, түмгәк өстендә кул куеп, кадерле билетны алуларын ул әде дә зур дулкынлану белән искә төшерә.
Рәхимә Волхов, Ленинград, ә соңрак Икенче Белоруссия фронтларында булып, Нарва, таллин, Рига, Данциг, Кенигсберг һәм тагын башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Ул хезмәт иткән артиллерия полкы Ленинград стеналарыннан Берлин янына кадәр барып җитә. Яшь комсомолканың сугышчан хезмәтләре медальләр һәм командованиенең рәхмәт кәгазьләре белән бәяләнә. Дивизия косандиры генерал-майор Н.Рогозин кул куйган рәхмәт язуларын әле дә зур хөрмәт белән саклый ул.
Сугыштан соң Рәхимә Алабуга культура техникумының китапханә бүлеген тәмамлады. Башта Урта Әлкидә клуб мөдире, район культура бүлегендә инструктор, аннары КПССның Әлки райкомында эшләде. Хәзер ул район балалар китапханәсендә. Биредә ул сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрә, аларның сугышчан юлына багышланган альбомнар,күргәзмәләр, тематик кичәләр оештыра. Бөек Җиңү көненә багышланган "Безнең якташлар - сугыш ветераннары" дигән альбомга кирәкле мәгълүматлар, документлар туплау буенча актив эшли.
- Бөек Ватан сугышына безнең районнан 9 мең кеше алынган, шуның өчтән бер өлеше генә кире кайткан, - ди Рәхимә Фәсиховна, альбомның эчтәлегенә тукталып.
Рәхимә Садыйкова совет сугышчыларының батырлыгы, алар үткән данлы юл турында укучыларга бик теләп сөйли. Фронтта булган кешенең сүзләре тәэсирле дә, ышандырырлык та, билгеле.
(Т. Таһирова."Социалистик Татарстан" газетасы, 08.02. 1975 ел)