Сугыш афәте бөтен илгә бергә килә. Ватан бердәм дошманга каршы күтәрелә. Ләкин шушы мәшһәр арасында һәрбер сугышчының үз явы, үз язмышы. Кемдер беренче көннәрдән үк һәлак була, кемдер сугышның беренче көненнән соңгысына кадәр исән-сау күкрәкләрен орден-медальләр белән бизәп кайта, ә кемнеңдер язмышы аянычлырак була – әсир төшәләр. Ләкин алар илләрен сатып җиңеллек эзләүчеләр түгел, алар да безнең илебез солдатлар, җиңүчеләребез. Аларның язмышы аянычлырак. Дошманның концентрацион лагерьларыннан исән-сау әйләнеп кайткач, аларны үз илләрендә дә бик җылы каршыламыйлар: сорау алуларга йөртү, гаиләләрен әзерлекләү башлана. Шул елларда булган вакыйгаларны күзаллау өчен без истәлекләр җыябыз һәм сезгә дә тәкъдим итәбез.
Садыйков Хәниф абыйның әтисе Садыйков Фатыйх Садыйк улы турында истәлекләре.
“Әтием Садыйков Фатыйх Садыйк улы 1911 елда Сарман районы Янурыс авылында туган.
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның беренче көннәрендә сугышка алалар. 26 нчы июнь көнне китә. Бөгелмә шәһәрендә поездга утырып киткәндә якташларыннан үзенең кечкенә сабыеның туып калганын ишетә. Ләкин белми малаймы ул яки кызмы икәнен. Әти сугыштан кайткач кына, ягъни дүрт елдан соң гына, үзенең кызы барлыгын күрә һәм белә. Ул Рәйсә апа.
Шулай итеп, ул алгы сызыкка Калининград фронтына эләгә. Кораллары җитәр җитмәс. Алар бик зур состав белән чолганышка эләгәләр һәм әсир итеп алыналар. Немецларның концентрацион лагерьларында җафаланалар.
“Үлән тамырлары ашый идек, опилка кушылган баландалар бирәләр иде”, -дип искә ала иде әтием. Бик күп иптәшләре лагерьларда үлеп калалар. Якташлары, райондашлары: Түбән Ләшәүдән Әхмәтов Котдус абый, Мортыштамактан Хөсәинов Махмурахман абый, Кәшердән Йосыф абыйлар белән авырлыкларны бергә күрәләр.
Алар Латвиянең Даугавпилс шәһәре тирәсендә лагерьда иза чигәләр. Соңыннан боларны Германияга озаталар. Германияга барганда эшелонның бер вагонында герой-шагыйрь Муса Җәлил белән бергә барган булырга тиешләр. Әтиемнең хәтере бик яхшы иде. Әйтә иде: “Без бу кеше белән Германияга бер вагонда бардык. Петлицасы алынган гимнастеркасыннан политрук икәне билгеле иде, күренеп, беленеп тора иде. Бик күп сөйләшә торган кеше түгел. Берләшик туганнар, – дип чакырып барды”, -дип искә ала иде әтием.
Шулай итеп аларны Көнбатыш Германияга озаталар. Аларны төрле авыр эшләрдә эшләтәләр. 1945 елның маенда Америка гаскәрләре азат итәләр боларны.
Сугыштан кайткач иптәшләре белән очрашалар иде. Андагы авырлыкларны сөйләп бетерә алмыйлар.
Шулай еллар үтте.
Бервакыт, ягъни 1965 нче елда ахрысы. Латвиянең Даугавпилс районы Пейкстулитки авылыннан хат килеп төште. Анда язылган, сугышның шул көннәрендә бездә немецлар тарафыннан эшкә Садыйков Фатыйх Садыйк улын билгеләделәр. Ул бездә 5 ай хезмәт күрсәтте. Аннан аны алып киттеләр. Ул исәнме, юкмы? Зинһар хәбәр итегез, - дип.
Бу хатны алгач әтием шок хәлендә калды. Аларның искитмәле кешеләр икәне турында искә алды һәм җавап хаты салдык. Шулай итеп, алар белән хат алыша башладык, посылкалар салыштык, фотолар алыштык. Кунакка да чакырдылар. Ләкин әтине алып барып очраштырып булмады. Мин армияга киттем, аннан кайткач әтинең сәламәтлеге булмады. Аннан уку, эш һәм башка сәбәпләр. Әтием 1983 елның февралендә вафат булды. Без һаман латвиялеләр белән язышып тордык.
1986 нчы ел. Чернобль вакыйгалары елы. Латвиядан безне чакырып, тиз рәвешле телеграмма җибәрделәр. “Хәниф Фатыйхович, бик тиз килеп җитегез, дөнья хәлен белеп булмый, әнидә олы яшьтә, сезнең белән бик очрашасы килә әнинең”, - дип.
Хатынга җыенырга куштым, бер яшьлек малайны алдык та, Рига шәһәренә очтык. Ригага килеп тә төштек безне, ягъни Брежнев шәһәреннән (ул вакытта Чаллы Брежнев шәһәре иде) килүче Садыйковлар сезне справочная янында көтәләр дип игълан бирделәр. Йөрәк дөп-дөп тибә, аяклар калтырый сыман. Фәйрүзә белән Рамил улымны калдырдым да справочная янына йөгердем. Анда мине шатланып каршы алдылар. Шулай итеп без очраштык. Болар хуҗабикә Ирина Дмитриевнаның кызы Кея һәм аның ире иделәр. Аларда булдык һәм безне Даугавпилс шәһәренә поезд белән озаттылар. Даугавпилс шәһәрендә безне Ирина Дмитриевна, кызы Фаина һәм аның кияве каршы алдылар. Без аларда кунакта, аннан соң олы кызы Дуня Маркеловналарда, Семен Маркеловичларда булдык.
Сугыш елларын искә алдылар. Әтине бик хәтерлиләр иде. “Ишектән кергәндә бусаганы атлап керә алмады әтиең. Сөяк белән тиредән генә иде. Балалар урлый – урлый әтиеңә ипи ашаталар, мин ачуланам, үтерәсез бит кисәк ашатып, дип, тыңламыйлар”. Әтиең безне чана белән тартып йөри иде, дип искә алалар.
Беркөнне Ирина Дмитриевна үз авылларына автобус белән алып китте. Авылга җәяү кердек, көн матур. Әнә безнең имение дип күрсәтте. Бер якта урман, калган ягы дамба булып күтәрелгән. Уч төбендәгедәй күренп тора. Өйләрен, ихаталарын сатканнар. Хәзер анда икенче кеше яши. Ирина Дмитриевна ире Маркелның эшләгән эшен күрсәтте. Бу зур баз, йомры ташлардан җир астында да, җир өстендә дә эшләнгән. Колач җитмәслек зурлыктагы чуер ташлардан цементлап өелгән. Белмим, ничек күтәргәннәр аны. Үзе олы склад хәтле. Искитмәле.
Ирина Дмитриевна сөйли: “Бер кичне латыш полицайлары ишек шакыйлар, пленныегызны бирегез диләр. “Аны немецлар алып китте инде”, - дип җавап бирә Ирина Дмитриевнаның ире Маркел агай. Полицайлар әсирләрне атып йөргән була. Ирина Дмитриевнаның әнисе Казан ягыннан була. Шуңадырда ул әтине бик якын күрә.
Соңыннан гына иптәшләрем сөйләде, чыннан да Даугавпилс шәһәрендә Муса Җәлилнең музее бар икән. Бу турында гәҗитләрдә дә басылып чыкты. Белгән булсам һичшиксез кергән булыр идем.
Еллар үтте. Менә тиздән Җиңүгә 70 ел тула. Ирина Дмитриевна да юк инде хәзер. Олы кызы Дуня һәм малае Семен ага да бакыйлыкка күчкәннәр. Барысы да яхшы, гади кешеләр иде алар. Туганнарын якын иткән кебек кунак иттеләр. Зурлап озатып калдылар. Әтинең алар турындагы яхшы истәлекләре дөрес булган.
Әнкәй өч бала белән кала. Аңа да тылда бик җиңел булмый. Әтиләрне бик еш сорау алырга чакыралар. Әсирләргә икенче караш булган. Җиңү көне 9 майда да алар үзләре аерым утыралар иде. Кайчандыр 60нчы елларда сафта Гражданнар сугышы ветераннары белән Бөек Ватан сугышы ветераннары бергә торалар иде – Җиңү көнендә, ә хәзер бик – бик сирәк калдылар Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Сугыштан калган җимерекләрне төзәтү, колхозларны сафка бастыру, барлык авырлыкларны җиңеп чыгу әти – әниләр өстенә төште. Сыкранмый эшләделәр алар, зарланмадылар. Булганына канәгать булып, сөенеп яшәделәр. Аларны Ватанга мәхәббәт берләштергән. Яшьләр алардан үрнәк алсыннар иде.
Садыйков Хәниф Фатыйх улы.”
Язма үзгәртелмичә бирелә.