Ютазы районы Бәйрәкә авылында крестьян гаиләсендә туган. 1930-1931 нче уку елында Бәйрәкә авылы мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кереп, мәктәпне 1940-41 нче уку елында тәмамлый. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли.
1942нче елның август аенда сугышка китү өчен чакыру кәгазе ала. Башта алты ай резервтагы командада була. Аннан соң аны икенче Украина фронтына җибәрәләр.
1943нче елның гыйнвар аенда прорывная бригадага билгелиләр. Минометный артиллерия полкында Запорожье, Киевны азат итүдә катнаша. Сафа ага Украинаны азат итү өчен барган сугышларда яралана. Тамбов шәһәрендә госпитальдә ятып чыга. 1944нче елда Кәрәкәшлегә кайта. Колхозда төрле эшләрдә, шулай ук Кәрәкәшле мәктәбендә завхоз булып эшли. Бүгенге көндә вафат.