САДЫЙКОВА Гөлсинә МИҺМАН кызы - 1934 елның 4 февралендә Баулы авылында колхозчы гаилэсәндә туганмын. Беренче сыйныфка укырга кердем, ләкин тиф чире белэн авыргач, укый алмадым. Кадыров абый ике ай өйгэ килеп укытты. Бу укытучы олы яшьтэ иде, автобуслар йөрми, без кирпеч заводы янында тора идек. Шуңа күрә ул озак укыта алмады. Икенче елны тагын беренче сыйныфка укырга кердем. Гаиләдә җидә бала, киемнәр юк. Әтиемнең фуфайкасын 3 ел киеп йөрдем, аннан соң инәкәй бишмет (пальто) тектереп кидерде. Ашау яклары да начар булды. Иртән берге укыган кызлар белән җыәлышып басуга бара идек. Анда өшәгән бәрәңгеләрнә җыәп, сөәнэ-сөәне өйгә кайтып ашарга пешерәбез. Аннан соң мөктәпке барабыз. Дәрөсләрнә кич белән лампа яктысында әзерли идек. Дәфтәрләр юк, язарга карандашлар да юк. Караны корымнан ясап, китапларның чиста урыннарына яза идек, ул мәктәпкә барып җиткәнче, пычранып бөтә. Инәкәй ат белән Ютазы элеваторына икмэк ташыды. Ул аннан ошеп, туңып төнлә кайтып керә идә. Без, балалар, өйдә әнигә булышырга тырышып, абыем белән мичкә ягып өйнә җылыта торабыз. Абыем казан янына урындык куеп бирә иде дә (чөнки буем казанга җитми иде), мин ашарга пешерәм, мичтә бәрәңгеләр тәгәрәтеп куям. Инәкәй эштән арып, туңып кайтып керә дә, безнең ашарга әзерләгәнне күреп, сөәнеченнән безне кочаклап елый, сушшка ләгънәт укый иде.
Әткәйнең әнисе (әбекәй) сукыр һэм шикәр чире белән авырый иде. Үзә генә йөри алмагач, без - балалар җитәкпәп йөртә идек. Улын (минәм әтиемне) көн саен сорый иде. Кайчан сугыш бетә инде, кайчан улым кайта, дип гел кабатлый әбекәй. Әбием үлеп китте, җаны чыкканчы, сугышны каhәрләде, каргады.
Укулар беткәч, безне колхоз эшенә билгәладеләр. Анда төрле эшләр башкардык: борчак чаптык, печән, салам җыйдык, ындыр табагында эшләдек. Эшли торган җирләр ерак булгандыр инде, безне атналап эшләтәләр иде, ял көннәрендә мунча керергә генә кайтардылар. Аннан укулар башлана. Безне мәктәптә ашаталар иде. Өйдән савыт, калак алып бара идек. Кубрәк кәбестә шулпасы бирәләр иде, ипи биргәннәрен хәтерләмим. Ашны үзебез укый торган сыйныфта ашый идек.
1943 елда әткәй ике култык таягы белән, солдат киемендә капчык асып кайтып керде. Мин укуда идем. Сеңелләрем өйдаә ишек эчтән бикле булган. Сеңелләрем әткине танымаганнар, бик озак өйгә кертми торганнар. Миңа әткәйнең кайту хәбәрен укытучыбыз кереп әйтте hем өйгә кайтырга рөхсәт итте. Мин чыгып йөгердем, сөәнечтән такта сумкамны, китапларны, дәфтәрләрне дә алмаганмын. Юл буе йөгереп кайттым. Мин кайтканда әтки ятып тора иде, янында ике култык таягы, аның ярасы уң аягында булган. Шул арада иптәш кызлар да килеп җиттеләр. Барабыз да кочаклашып елаштык. Әткәй безгэ зур кисәкле шикәр бирде. Әткәй кайтканда инәки эштә иде. Кичен күршеләр дә керделәр. Сөйләштеләр, елыштылар.
Әткәйне азрак аякка баса башлау белән, пилорамга эшкә куштылар, бер абыем сугышта, икенчесе колхозда эшли иде. Мин тугызынчы сыйныфны бетергәч, унынчы сыйныфка бара алмадым, ченки ул вакытта уку түләүле, без өч бала укый идек. Әткәй миңа эш белешеп кайтты, ченки укырга акчабыз юк иде. Поссоветта 15 ел, 31 сум хезмэт хакы белән эшләдем. Әткәй, инәки, абыем колхозда эшләгәч, хезмәт хакы икмәкләтә түлиләр иде. Соңгы елларда УБРда эшләдем. 42 ел эш стажым бар. Хәзерге көндә, Аллага шөкер, исән-сау, лаеклы ялда.