КАМАЛЕТДИНОВ ШАМИЛ ШЭЙХРАН УЛЫ
- 1941 елда Бөгелмә районы Ключёвка авылында туганмын. Миңа 40 көн тулуга, сугыш башлана. Әти гаиләсен Баулы районы Кызылъяр авылына кайтарып, үзе сугышка китә. Шуннан башлана инде авыр тормышлар. Безне, дүрт баланы үстерү, ач итмәс өчен, әни көне-төне колхоз эшендә бер таякка эшләп йөрде. Ул бер таяк эшкә чыкканны гына билгеләгән. Аңа бернәрсәдә түләнми иде. Миннән өлкән абый, апаларым язга чыгу белән төрле ашарга яраклы үлән, балтырган, кычыткан, черек бәрәңге җыеп кайта торган булганнар. Әни кайтуга, аны суга салып, пешереп куйганнар. Бүтән бернәрсә дә юк. Кайчак азрак кабак була торган иде. Аның пешкәнен түземсезлек белән көтә идәк. 1945 елда, сугыш беткәч, әти инвалид булып кайтты. Ул кайтса да, авырлыкпар бетмәдә 1946 елның май аенда ачлыкка түзә алмыйча, Мортаза авылына күчеп киттек. Анда әти тегермәнче булып урнашты. Шунда мин беренче сыйныфка укырга кереп, җиде сыйныфны бетердем. 1957 елны кабат Кызылъярга кайттык. Аннан Бәйрәкә МТСында тракторчыга укып чыктым. Колхозда эшләдем. 1961 елны армия сафларына алдылар. 1964 елда кайттым. Аннан колхозда эшләдем. 1969 елда НГДУ “Баулынефть”кә караган АТК конторасына эшкә кердем. Аннан “Татбурнефть”кә караган СУМРга шофёр булып эшкә күчтем. Шунда пенсиягә чыкканчы грамоталар, кыйммәтле бүләкләр алып эшләдем. Бүтән сугыш ачлыкларын күрмәскә, илләр тыныч булсын иде, бүгенге көндә сөенеп яшим.