1919 елның 22 сентябрендә Иске Чаллы авылында туган.
1937 елда Казанга эшкә киткән һәм хәрби заводта аппаратчы булып эшләгән.
1939 елда Казаннан армиягә алынган һәм 1941 елның июленә кадәр Монголиядә хезмәт иткән. Аннан сугышка Мәскәү астына кайтарылганнар. 1941 елның октябрь аенда яраланган. 1942 елның мартында тагын каты яраланып, туган авылына кайта. Аркасында өч снаряд ярчыгы хәзер дә бар әле. 1943 елда шул ук авыл кызы Мәрзия белән гаилә корган, өч кызы туган. Ул гомер буе колхозда эшләгән, ветеринария санитары булган.
Миңлебай Сафин икенче группа инвалид. Аның күп санлы сугышчан медальләре бар.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005.