Әниемнең әтисе Сафин Нургали Мингалим улы 1920 елның августында Күлбай Мораса авылында туа. Хәрби хезмәткә алынганчы ул укытучы булып эшли. 1940 елның 30 сентябрендә армиягә китә.
1941 елның июнендә, Бөек Ватан сугышы башланганда, дәү әти Брестта хезмәт итә. Анда фашистлар белән бик каты бәрелештә була, дәү әтиләр чолганышта калалар. Камалыштан чыккач та, алар гаскәрләре белән көнчыгышка табан чигенәләр.
Дәү әти Мәскәү оборонасында катнаша, анда ул пулемет взводын җитәкли. Курсларда укып белемен арттыра, лейтенант исемен ала. 1943 елда чаңгычылар ротасы командиры була.
Дәү әти Украинаны азат итүдә дә катнаша. Анда ул автоматчылар ротасы белән җитәкчелек итә. Румыния, Болгария, Югославияне фашистлардан азат итүдә катнаша.
Дәү әтием фронтта дүрт тапкыр чолганышта кала, биш мәртәбә яралана. Сугыш беткәндә ул Днепропетровскида госпитальдә дәвалана торган була.
Сугыштан соң дәү әти укытучы, КПСС райкомында инструктор, райком секретаре, авыл Советы рәисе, колхоз рәисе кебек җаваплы эшләрдә эшли.
Сугышчан батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Дәү әтием белән мин бик горурланам.
Марсель Хәмитов, Базарлы Матакның 1нче урта мәктәбе укучысы.
Әлки хәбәрләре,№37, 9 май 2002 ел.