1925 нче елның Казан шәһәрендә туган кыз, яшьли ятим калып, дәү әнисе Мәрьям кулында үсә.Суфия апа башлангыч белемне Югары Сәрдә җидееллык мәктәбендә, 8 классны Биектау районында укый. 9 классны тәмамлаган елны, күрше апасы кереп, немецларның сугыш башлаганын әйтә. Яшьләрне җыеп, бер айга окоп казырга алып китәләр. Аннан кайткач, Хәсән исемле укытучы аны 18 км. ераклыктагы Әтнәгә 10 нчы классны дәвам итәргә алып китә.Күрәсең, кызның укуга сәләтен күргән укытучы аны белемле итәсе килгән, кеше булуын теләгән. Аннан Суфия апа Казан педучилищесына укырга керә. “Тәмамланмаган югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы” дигән дипломга да ия Суфия апа.
Ул гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Арча районының Комыргуҗа, Сәрдә авылларында укыта. Кушлавычта, мөдир буларак, яңа мәктәп бинасы салу өчен күп көч куя. Шушы хезмәтләре өчен “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән фидакарь тырыш хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.Тормышка чыккач, Саба районының Чулпыч авылында эшли башлый. 1954 нче елда райком кушуы буенча Олы Кибәче мәктәбенә җибәрелә. Олы Кибәче егете Шәвәлиев Мөхәммәтгали белән гаилә коралар. Шушы авылда төпләнеп, өч кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. 28 ел мәктәп мөдире булып эшли Суфия апа. Аның фотосы, күрсәткән хезмәтләре өчен, район каршындагы Почёт тактасында бер ел буе эленеп торган. Соңыннан күмәк хуҗалыкта бригадир вазыйфасын да башкара, сайлау комиссиясе җитәкчесе булып та тора. Бүгенге көндә ул - авылның абыстае. 2015 нче елда Суфия апа үзенең 90 яшьлек юбелеен билгеләп үтте. Туган көн иясен район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде һәм истәлек бүләге тапшырды.