1918 елда Саба районы Яңа Мичән авылында туып үсә.14 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли. 1939 елда армия сафларына алына. Сугышның башыннан ук Ватан сугышында катнаша. 662 стрелковый полкта разведчик булып хезмәт итә. Яраланып госпитальгә Харьковка озатыла. Госпитальдән соң Калинин фронтына 1943 елның язында Курск дугасына күчерелә. Беренче танк армиясенең 31нче корпусында хезмәт итә. Кече лейтенантлар хәзерли торган курсларга җибәрелә. 3 айда курсны тәмамлап командир взводы булып шушы часть белән сугышка керә. Яраланып госпитальгә эләгә. Терелеп чыккач, лейтенант званиесе белән командир рота булып сугышка керә. Германиянең Глябец,Гелдинбург, Гроцтрелец шәһәрләрен аза итүдә катнашып, Чехословакиянең Братислав шәһәрен азат итеп, Прагада сугышны тәмамлый.
1946 елда авылга кайта, 3ел буе колхозда хуҗалык мөдире, 28 ел комбайнер булып эшләгәч пенсиягә чыга. Бүләкләре – орденнар: Сугшчан кызыл байрак (1), Кызыл Йолдыз(2). Медальләре 13 һәм 12 мактау кәгазе бар.