Сафиуллин Сәүбән Ахмадулла улы
1927 елның 1 апрельендә Анак авылында туа. 1-4 классларны Анак авылы мәктәбендә, 5-7 классларны Иске Кәшер мәктәбендә тәмамлый. 14 яшьтән колхозда эшли башлый. Җәй көннәрендә кыр эшләре башкара, ә кыш көннәрендә урман кисә. 5 кыш чүбәләктә (Нижнекамский районы) урман кисә. 1948 нче елда ФЗУ бетереп колхозда трактор белән ашлык суктыра, механизатор хезмәте башкара. 1951 нче елда Иске Кәшер авылы кызы Зәйнәп белән никах укытып, тормыш коралар. 1952 елда беренче улы туа. 4 малай, 1 кыз үстерәләр. 1947 елда тырыш хезмәте өчен “За доблестный труд в Великой Отечественной Войне 1941-1945гг” медале, 1970 нче елда “За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения Владимира Владимировича Ленина” медале белән бүләкләнә. 1953нче елда - профсоюз члены. 1960 нчы елда – КПСС сафларына алына. Пенсиягә чыкканчы кышларын фермада эшли, ә җәйләрен - комбайнда, чәчү чәчә, үстерә, сугып ала. Эш стажы 46 елдан артып китә. 1987 елда пенсиягә чыга. Балалары да хезмәт сөеп үсәләр, тырышлар.