Мин, Салихов Мисбах Салих улы 1922 елның 3 сентябрендә ТАССР Сарман районы Әлмәт авылында урта хәлле крестьян семьясында туганмын.
1930 елда семьябыз белән колхозга керәбез. 1931-1935 елларда Әлмәт авылы башлангыч мәктәбендә, 1935-1939 елларда Рангазар авылы тулы булмаган урта мәктәбендә укып, 1939 елда тәмамладым.
1939 елның июнь аеннан 1941 елга кадәр “Якты көн” колхозында табельщик кассир булып эшләдем. 1941-1943 елларда армия сафларында хезмәт иттем, Бөек Ватан сугышында катнаштым. 1943 елның 23 мартында яраланып, май аена кадәр госпитальдә булдым. 1943 елның май аеннан 1943 елның 23 июленә кадәр 114 гвардейский-минометный полкта хезмәт итеп, Курск-Орловский дугада сугышта булдым. 23 июльдә яраланып № 2783 ЭГ госпитальдә дәваландым. 1944 ел башында авылга кайттым.
1944-1945 елларда “Якты көн” колхозында завхоз булып, 1945-50 елларда колхоз хисапчысы булып, 1950-53 елларда колхоз председателе булып, 1953-57 елларда ферма мөдире, 1957-1975 елның 1нче мартына кадәр “Якты көн” колхозында, колхозлар берләшкәннән соң “Татарстан” колхозында комплекслы бригада бригадиры булып эшләдем. 1958 елдан КПСС члены, 1975 елның март аеннан хәзерге көнгә кадәр “Татарстан” колхозының 3 бригадасында (Әлмәт авылы) учетчик булып эшлим. 3 бригада партбюро секретаре.
Кичке мәктәптә укып, XI классны тәмамладым, шулай ук тракторчылар курсын тәмамладым.
Семьяда иптәшем һәм биш балабыз бар, шулардан ике кызым тормышта, иптәшем пенсиядә, бер малаем эшли, бер малаем укый, бер кызым эшли.
Түбәндәге медалләр белән бүләкләнергә лаек булдым:
1. Медаль «За боевые заслуги»
2. «1941-1945 еллардаГерманиянеҗиңгән өчен»
3. «50 лет Вооруженных сил СССР»
4. «20 лет Победы в ВОВ»