Сарманаев Рәвгать Зиһанша улы
Туган елы : 1926 ел
Сарманаев Рәвгать Тукай районы Кызыл Юл авылындагы уңган, тырыш гаиләдә туа. Элек-электән осталар нәселе булып танылган йортта тәрбияләнгән малай кечкенәдән ук эшкә өйрәнеп үсә.- Ишле гаиләдә һәркемгә эш бүленгән. Мин дә эш белән үстем. Укудан кайта идек тә, ач-ялангач килеш, колхозларга атлар куарга китә торган идек, - дип сөйли Рәвгать ага.
Әмма атларыннан аерылырга туры килә аңа: бөтен яшьлек уй-хыялларын, тынычлыкны, бер агымга гына барган тормышны җимереп, сугыш башлана. Авылдан бөтен ир-ат фронтка китә һәм 1943 елның 18 нояберендә Рәвгатькә дә чират җитә. Шул китүеннән 7 ел – 1950 елның 16 августына кадәр туган авылын, туганнарын күрү насыйп булмый аңа.
Сугышчан юлы Сталинград өчен барган канкойгыч бәрелешләрдә башланып китә Рәвгать Сарманаевның.- Башта укулар үттек, аннан сугышка керттеләр, бик күп дусларым яу кырында калды, күпме яшь җаннарны кыйды, күпме елларны урлады сугыш, - ди авыр хатирәләрдән тыны кысылгандай, кулы белән күкрәгенә кагылып..
Аннары аны язмыш Ерак Көнчыгыш фронтына илтә, Бикин шәһәре урманнарына, Листовая елгасы янындагы землянкаларда, Кытай җирләрендә йөртә.
1946 елның көзендә Владивастокта авылдашы Сәгыйрь Сәфиуллин белән күрешә. Һәм алар туган җирләренә әйләнеп кайтканчы бергә хезмәт итәләр.
Яу кырыннан кайту белән колхозда үзенең яраткан эшенә – атлар карауга алына егет. “Әй, яраттым да соң, шул малкайларны. Атлар бит алар кеше кебек, акыллылар, сүзсез аңлыйлар. Хәзер дә төшемә кереп йөдәтәләр: шуларга атланып чабам, Сабан туе мәйданнарын урыйм, чабышларда беренче киләм. - Яштәшьләрем миңа: “Сиңа ат җене кагылган”,- дия торганнар иде. Белеп әйткәннәр, белеп”,- дип искә ала ул елларны Рәвгать абый.
Шушы яраткан малкайлары белән 29 ел эшли ул. Идел кушаматлы аты картаеп үлгәч, үзенә бәхет теләп торсын дип, дагасын сандык төбенә иң кадерле ядкарь итеп салып куя. Атлар караудан тыш мичен чыгара, итеген баса, ихата өчен кирәк-ярак, эш кораллары ясый. Өстәвенә өздереп гармунда, балалайкада уйный. Шундый егеткә ничек кызлар кызыкмасын?! Ул үзенә тиң итеп Мөнәздәһә атлы кызны сайлый һәм тату гаиләдә 4 ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Гомер итә-итә Рәвгать абыйның тагын бер сәләте ачыла: ул үзенең уй-кичерешләрен шигъри юлларга сала - Монысы да нәселдән киләдер,- ди ул.
Рәвгать абый гомер бакый авыл сәхнәсеннән төшмәгән, Сабан туйларында, бәйрәм-кичәләрдә үзе язган шигырьләрен тамашачыга бүләк иткән. Сабыйларга исем кушу, яшь парларга никах уку, бакыйлыкка күчкән авылдашларын озату, рухларына дога кылу кебек саваплы эшләр дә башкара ул бүген.
57 ел гомер иткән карчыгы бакыйлыкка күчкәч Рәвгать ага улы Мөнәвир белән килене Нурия тәрбясендә кала. Һәр яңа таңның тынычлык белән атуына, балаларының, оныкларының хәл-әхвәлен белешеп торуына шөкер итеп яши ул.