Рауф Саттаров үзенең сугыш юллары турында түбәндәгеләрне сөйләде:
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлангач унҗиде яше дә тулмаган кызларны һәм егетләрне фронтка җибәрә башладылар. Мин дә шулар арасында булдым-ди.
Ә сугыш башлану хәбәрен ул ФЗО да ишетә. Фронтка алынгач, ул Украина һәм Румыния җирләре өчен барган сугышларда катнаша. Шундый сугышларның берсендә ике кулы да яралана һәм ул госпитальгә озатыла. Алты ай төрле госпитальләрдә йөртелгәннән соң, 1944 елның 1 апрелендә аны туган авылына җибәрәләр.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005г.