Шакиров Гарифҗан Шакирҗан улы 1917 елның 2 маенда Урта Кәшер авылында туган
1939 елның октяберендә армиягә китә. Киев хәрби округына караган Харьковта кыска сроклы курста укып, 152 мм-лы пушка наводчигы була. Кишиневта чакта сугыш башлана, ә 1941 елның августында каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, 1942 елның июнендә икенче Белоруссия фронтына китә. Бик күп шәһәрләрне- Гродно, Проня, Могилев, Осовец, Тула, Новороссииск, Одесса, Севастополь шәһәрләрен, Польша, Белоруссия, Германия җирләрен азат итүдә катнаша. 1944 елның февралендә тагын каты яралана. Җиңү көнен Гарифҗан Шакирҗан улы америкалылар белән бергә Ростокта каршылый.
Сугышта күрсшткшн батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә