Явыз дошман җәй аенда
Илдә сугыш башлаган.
Карт бабамнар яуга киткән,
Алар илне саклаган.
Алинә Кашапова
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу. Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән. Аналарны тол калдырган...
Сугыш.... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды, фронт һәм тыл бердәм булды.
1941нче ел 22нче июнь. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта фашист гаскәрләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне утка тоттылар. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәүгәр күкне кара корым каплады. Аяусыз Бөек Ватан сугыш башланды. Бөтен ил бердәм булып көрәшкә күтәрелде.
Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр.
Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан 470 кеше сугышка киткән. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә 273 кешегә туган туфракка кайту бәхете тимәгән. Алар мәңгелеккә чит җир туфрагында ятып калдылар.
Дәһшәтле сугыш еллары бер авылны да читләтеп узмаган. Дүрт елга сузылган сугыш һәрбер гаиләгә кайгы китергән. Бер гаиләдән өчәр ир-егет сугыш кырларында ятып кала. Ә минем әнием ягыннан карт бабама сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була.
Минем карт бабам Шакиров Исрафил Сәлмән улы 1911нче елда Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туган. Алар гаиләдә 4 ир бала булалар: Исмәгыйль, Ибраһим, Исрафил, Миннегариф. Әтиләре авырып вафат була, әниләре Зарифа тәрбиясендә үсәләр. Бабай сугышка кадәр төрле эшләрдә эшләгән: бригадир, авыл советы секретаре булган. 1942нче елда туган илебезне сакларга сугышка киткән.
1943нче елга кадәр хәрби складта янгын сүндерүче булган. 1943нче елдан 45нче химик батольенда санитар –инструктор булып хезмәт итә. 1944-1945нче елларда артеллерия полкында дошманга каршы сугыша, шунда яралана, аягын пуля тишеп чыга. 1945нче елның 25 сентябрендә туган якларына әйләнеп кайта. Бабайның 3 бертуганы Исмәгыль, Ибраһим, Миннегариф сугыш кырларында ятып кала. Шакиров Исмәгыль исемлесе “Хәтер китабы”на кертелгән. 545нче биттә аның турында мәгълүмат бар.
“Хәтер китабы”-каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган.
Бабама сугышта һәм сугыштан соң күп авырлыклар күрергә туры килгән. Үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп җиңүгә ирешкәннәр.
Әлбәттә минүземнең карт бабамны исән килеш күрмәдем. Ул 1997нче елда вафат булган. Аның турында миңа әбием, әнием сөйләде.
Сугыштан соң карт бабам колхоз председателе булып эшләгән. Әбием Шакирова Мәхмүзә Бикмөхәммәт кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Бүгенге көндә 6сы исән-сау. Аларга бала хәсрәте дә күрергә туры килә: минем бабам фаҗигале төстә вафат була. Бабам сугыштагы батырлыклары өчен бик күп медальләр, орден белән бүләкләнгән. Аның документлары, истәлекләре,фотолары безнең гаиләбездә буыннан-буынга күчеп кадерләп саклана.
Сугыш..., сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Аларның исемнәре, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен!
Мин карт бабам белән бик горурланам, ул үзенең туган илен яклап фашист армиясен җиңүгә өлеш керткән. Тиздән бәйрәм -9май- Бөек Җиңүнең 72 еллыгы. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да, моңсу да. Бу көнне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Аларның оныклары - без дә бу көнне нәкъ шулай каршы алабыз. Бервакытта да җирдә сугышлар булмасын иде. Дөньялар имин, күгебез аяз булсын!
Закирова Аделя ( 5 сыйныф, Камил Шакиров исемендәге Зур Сәрдек авылы мәктәп- гимназиясе).