1924 елның 25 мартында Каташ Каран авылында туган.
1942 елның августында Сәет Удмуртия җирендә уку- өйрәнү батальонында чыныгу ала, командирлар курсын тәмамлый.1943 ел башында аларны вагоннарга төяп алгы сызыкка озаталар. Камалышта калган Ленинград тирәсеннән узганда, фашист самолетлары составны бомбага тота. Сәет пулемет расчетында хезмәт итә - ярты центнердан артык “Максимканы” күтәреп шактый чакрымнар уза. Җиңү көнен аңа Полярный шәһәре госпиталендә каршыларга насыйп була.
1946 елны туган якларына әйләнеп кайта.